tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдәге “Ак калфак”
Мәскәүдәге “Ак калфак”

Мәскәүдәге “Ак калфак”

Ел башында Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы төзелде. Шушы көннәрдә бу оешма җитәкчесе, танылган җырчы Наилә Фатехова Казанга «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына ел буена башкарган эшләре турында хисап җибәрде.

Татар ханымнары “Ирада” мөселман киемнәре кибете ачылышында, композитор Сәйяр Хәбибуллинның һәм Нәзифә Кәримованың “Яшьлекләр күңелдә” дип исемләнгән иҗади кичәләрендә, “Энҗе бөртекләре” балалар фестивалендә, Түбән Новгород өлкәсендә үткән “Рухлану” фестивалендә катнашканнар, 8 март бәйрәме алдыннан “Әниләргә багышлау”, октябрь аенда Корбан гаетенә багышланган һәм Татар үзәгенең яңа сезоны башллану уңаеннан кичәләр үткәргәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*