4 октябрьдә Эстониядәге Ида-Вирумаа шәһәрендә яшәүче һәм Кохтла-Ярве, Йыхви, Силламяэ, башка якын тирәдәге волостьләрдән милләттәшләребез мәдәни үзәк бинасында бәйрәм намазы кылдылар. Ратип хәзрәт Камалов Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатты.
Икенче көнне татарлар бәйрәм табыны янына җыелдылар. Ратип хәзрәт вәгазь сөйләде. Ида-Вирумаа шәһәренең милли азчылыклар белән эшләүче идарә башлыгы Александр Дусман бәйрәм белән котлады, татарларның җәмгыятьтә тоткан уңай урынын билгеләп үтте.