tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кокшетауда татар җыры концерты узды
Кокшетауда татар җыры концерты узды

Кокшетауда татар җыры концерты узды

Яшь башкаручылар Илдар Сисанбаев Петропавловскидан, Казаннан Азат Фазлыев һәм Рузилә Хайрединова гастроль турларының беренче чыгышын Казахстандагы Кокшетауда ясадылар. Татар җыры кичәсе күптән түгел ачылган Дуслык йортында узды.

Илдар Кокшетау халкына күптән таныш, биредә аның концерт биргәне дә бар, Сабантуйларда да катнашып килә. Бу юлы Азат һәм Рузилә белән берлектә алар 26 татар җыры композициясен тәкъдим иттеләр. Азат Фазлыев нәфис сүз осталыгын да күрсәтте.

Тамашачылар чыгышларны дәррәү кул чабышлары белән каршы алдылар. Кичә ахырында артистлар залны җылы каршы алганнары өчен, Кокшетауның татар мәдәнияте үзәге рәисе Мөдәррис Абдуллинны аеруча телгә алып рәхмәт әйттеләр.

Рамил Дусумов, http://akbars.kz/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*