Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Кырым республикасының Бакчасарай районында Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен тәкъдим итәчәк.
Әлеге драманы Әтнә халык театры 2009 елда сәхнәләштергән иде. Спектакль театрга “Идел-йорт” фестивалендә гран-при китерде. Дәүләт статусы алганнан соң, 2016 елда яңартылып, кабат торгызылды. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режисееры – Рамил Фазлыев.
Театр бу сәяхәтне Россиядә Театр елында Кырым татарлары белән очрашып, аларга татар спектаклен күрсәтү өчен оештырган.
Рузилә Мөхәммәтова