tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Экстремизмга – юк!”: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр
“Экстремизмга – юк!”: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр

“Экстремизмга – юк!”: җомга вәгазьләрендә секталарның ялган кыйммәтләрен фаш итәчәкләр

Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы тулы көченә бара. Айлык кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте үсмерләр һәм яшьләр аудиториясенә, шулай ук киң мөселман җәмәгатьчелегенә юнәлтелгән күпсанлы социаль чаралар уздыра. Әйтик, соңгы еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, иң нәтиҗәле чараларның берсе булып Казан мәчетләрендә генә дә дистәләгән меңләп кешене җыя торган җомга вәгазе санала. Моны истә тотып, иртәгә, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә ислам турындагы тискәре мифларны фаш итә торган вәгазьләр укылачак.

Үзләренең вәгазьләрендә имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм терроризмның мөэмин мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләячәк. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Хәзрәтләр, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, диннән бик ерак булып та, исламны аклану рәвешендә файдаланучы террорчылар һәм экстремистларга каршы торуның мөһимлегенә басым ясаячак.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шаһит киткәннәрнең рухларына дога кылыначак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*