Бүген XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе уза.
Татарстан осталары Сабан туе өчен утарлар ясаган. Ул утарлар Кемерово өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенә калачак.
2021 елда Кемеровода үткәрелгән Шахтерлар сабантуе өчен махсус ясалган утарлар «Томская писаница» тыюлыгында урнаштырылган иде.