tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радик Сәлахов – ХXIII Федераль Сабан туе батыры
Радик Сәлахов – ХXIII Федераль Сабан туе батыры

Радик Сәлахов – ХXIII Федераль Сабан туе батыры

Кемерово шәһәрендә бүген ХXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе гөрли.

Майданда төп батыр исеменә көрәш бик кызу барды. Бил алышуда илебезнең төрле төбәгеннән 150дән артык спортсмен катнашты. Асыл ир-егетләребез берсеннән берсе көчле һәм куәтле булуына карамастан, җиңүче билгеләнде.

ХXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе батыры исеменә Татарстан Республикасыннан Радик Сәлахов лаек булды. Аңа 57 мең акча һәм ТР Рәисененнән бүләк итеп Лада Гранта автомобиле һәм тәкә тапшырыла.

Икенче урынны Башкортстан Республикасыннан Турал Азимов алды.

– Бүген җиңгән машинам – тугызынчысы! Аллага шөкер, уен мин теләгәнчә узды. Көрәш яхшы барды, көндәшләрем бик көчле. Илебезгә тынычлык телим, күкләребез аяз булсын, – диде абсолют батыр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*