Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өч томлык басмасын тәкъдим итте.
«Яңа хезмәттә документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хат, көндәлек, истәлекләр, журнал һәм газетада чыккан язмалар, төрле оешмаларның рәсми документлары) Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чорны милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә», — диде филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.
Галим сүзләренчә, Советлар союзы чоры вакытында Тукайга караш бер идеягә нигезләнгән булган. «Ул вакытта социологизм өстенлек итте. Тукайны демократик рухлы язучы дип әйтәләр иде. Бу хезмәттә без социологик фикердән баш тартырга тырыштык. Шул ук вакытта каршылыкларны инкяр итмибез. Без күптөрле караш тудырырга тиеш», — диде ул «Татар-информ”да матбугат очрашуында.
Институтның әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина китапны Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасы өчен материаллар билгеләүләрен әйтте. «Төп максат — мәгълүматны киң катлам укучысына да җиткерү. Беренче адымны ясадык дип уйлыйм. Архив материалларын актарырга, табарга кирәк. Ачыкланмаган мәгълүматлар да җитәрлек», — диде ул.
Китапта аерым бүлекләр рус теленә тәрҗемә ителгән. «Шигърияткә анализ ясаганда без аны рус телле укучыга җиткерергә тиеш дип уйладык. Тукайны рус шагыйрьләре белән дә чагыштырып күрсәттек. Шигърияткә багышланган өлешендә рус әдәбияты терминнарын кулландык, турыдан-туры татар теленнән тәрҗемә итмәдек», — дип аңлатты галимнәр.