tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рбишчада руханилар җыены
Рбишчада руханилар җыены

Рбишчада руханилар җыены

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кече Рбишча Җәмигъ мәчете бинасында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Анда нәзарәтнең рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, аның урынбасарлары Фәнис хәзрәт Сә­лахетдинов һәм Рафек хәзрәт Ти­мербаев, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле, өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов (фотода), нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре, җирле дини оешма рәисләре һәм имамнары катнашты. Утырыш, гадәттәгечә, изге Коръән уку белән башланды.

Барлык җыелучыларны Гаяз хәзрәт сәламләде һәм 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турын­да отчет ясады. Аннары елга йомгак ясап, Мөнир хәзрәт белән Рафек хәзрәт сүз тотты.

Катнашучылар өчен “Хәнәфи мәзхәбе: хәзерге заман контекстында йола практикасы” дип исемләнгән квалификация үстерү курслары да көн тәртибендә каралган иде. Шунда ук 2022 елга эш планы кабул ителде һәм бертавыштан хупланды.

Ахырдан Гаяз хәзрәт мөселман мәдәниятен, ис­лам гореф-гадәтләрен, рухи хәзинәләрен саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш керткән имамнарга Ди­ния нәзарәте тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшыр­ды, шул арада “91,4-Сергач” радиоканалы директо­ры һәм “Туган як” газетасы редакторы да бар иде.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*