Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте оешуга 30 ел булган, «Яктылык» татар мәктәбе дә үзенең юбилеен билгеләп уза, башка истәлекле чаралар да бар. Самарада татарлар тормышы турында «Туган тел» татар җәмгыятенең җитәкчесе, өлкәнең татар милли-мәдәни мөхтәриятенең башкаручы җитәкчесе Фәрхәд Мәхмүтов белән сөйләштек.
Әңгәмәдәшемнең юбилей уңаеннан төрле чараларга әзерләнеп йөргән чагына туры килдек. «Мирас» татар мәдәнияте фестивале үткәрергә җыеналар икән. Быел аны халыкара даирәдә оештырырга ниятлиләр. Монда теләгән һәр милләт кешесе дә катнаша ала, иң мөһиме – татар мәдәниятен чагылдырган эшне күрсәтергә кирәк.
Самара өлкәсендә 27 меңнән артык татар яши, шуларның 30 меңе Самара шәһәрендә исәпләнә. Татар телле балалар бакчалары булмаса да, кайбер мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты укытыла. Самара өлкәсендә татар телен барлыгы 1500гә якын бала укый. Иң билгеле, татар мохите саклана торган белем бирү йорты – 20 елдан артык тарихы булган «Яктылык» татар мәктәбе.
– Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче бу мәктәптә татар теленә, татар тарихына зур урын бирелә, анда 500гә якын укучы белем ала. Тагын бер татар мәктәбе ачу теләге бар. Тик әлегә моның өчен яраклы бина юк. Шулай ук «Яктылык» мәктәбенең территориясен зурайтырга да ниятлибез, – ди Фәрхәд Мәхмүтов.
Самарадагы актив татарлар белән кызыксынам.
– Элек «Туган тел» оешмасы барлыкка килгән 1989 елларда, милли үзаң үскән вакытта, актив кешеләр күбрәк иде кебек. Дөрес, татарлар җыела торган оешмалар бүген берничә, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте, «Туган тел» татар җәмгыяте, «Дуслык» дигән шәхси оешма бар, әмма халык пассиврак. Бәлки кеше арыгандыр, бәлки социаль кризис тәэсиредер. Кеше тамагы тук, өсте бөтен булганда гына рухи кыйммәтләр турында уйлый ала бит. Элек концертлар да тансык иде, хәзер алар атна саен, бушлай чараларга да халыкны авырлык белән җәлеп итәбез, – ди әңгәмәдәшем.
Элек «Туган тел» дигән шигърият бәйрәмнәрендә җиңүчегә кыйммәтле телевизорларга кадәр бирә торган булганнар, ә хәзер барысы да финанс мөмкинлекләргә барып төртелә. «Ярый милли җанлы эшмәкәрләр бар, алардан башка нишләр идек?!» – ди Фәрхәд абый. Күп чараларны: Сабан туйларын, «Татар кызы» бәйгесен, татар теле буенча олимпиадаларны, Самара татарлары сайтын, Самарада чыга торган татар телендәге журналны – барысын да иганәчеләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый.
Мәхмүтовлар өч бала тәрбияләп үстерәләр: Фәрзәнә, Самат һәм Таһир. Балалар татар телендә аралаша. Алар өчен туган телне саклап калуның сере гади – гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк.
– Мәктәпләрдә күпме укытсалар да, гаиләдә юк икән, татар телен саклап калып булмый. Шуңа да татар теле – ана теле бит инде ул. Бездә шундый кагыйдә: бусаганың бу ягы – рус теленнән азат тел. Глобальләшү заманында милләт буларак үзебезне саклап кала алсак иде, балалар, халык белән эшләргә кирәк, шунсыз югалуыбыз бар, – ди Фәрхәд Мәхмүтов.
Сүз уңаеннан, быел Бөтенроссия авыллар Сабан туе Самара өлкәсенең Камышлы районында узачак. Анда Самарадагы татарларның 85 проценты яши.
«Без – бергә» газетасы.