tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының Хәйдәргә мәхәббәте сүрелми
Татар халкының Хәйдәргә мәхәббәте сүрелми

Татар халкының Хәйдәргә мәхәббәте сүрелми

Халкыбызның бөек җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәйдәр Бигичевның бакыйлыкка күчкәненә дә егерме елдан артык вакыт узып киткән икән. Татар милләте, аның җыр сәнгате өчен бәһаләп бетергесез зур югалту бу… Затлы җырчының кыйммәтле мирасын, аның бай эчтәлекле җырларын кабат-кабат тыңлап сокланмый мөмкин түгел. Күпме тыңлыйсың, шулкадәрле җырчының бөеклегенә, талантына сокланасың. Исән булса, быел июнь аенда Хәйдәр Бигичевка 70 яшь тулган булыр иде. Милләтебезнең горур, затлы шәхесе турында аның хатыны, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Зөһрә СӘХӘБИЕВА– БИГИЧЕВАүзенең хатирәләре белән уртаклашты. Әлеге сөйләшүнең язмасын «Халкым минем» газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез.

 

Зөһрә ханым, сез хәзер 20 ел Хәйдәрсез һәм… Хәйдәр белән яшисез. Менә шушы 20 ел вакыт узганы сизелдеме?

– Узган елның 13 нче ноябрьдә Хәйдәрнең Аллаһ хозурына күчүенә 20 ел тулды… 20 ел 20 минут кебек тә тоелмады. Миңа бик авыр булса да, 20 ел эчендә ул миннән 20 миллиметрга да ерагаймады. Һаман минем белән, һаман минем калебемдә, янымда ул… Мин моны аңлатып бирергә сүзләр дә таба алмыйм.

Хәйдәр абый төшләргә еш керәме?

– Еш керә. Беренче елларда бөтенләй йоклый алмадым, көчле йокы дарулары бирәләр иде миңа. Шушы дарулардан соң әзрәк миңгерәп алган вакытларда да Хәйдәр гел төшемдә булды. Гел мине юатырга теләде. Ул һәрвакыт сөйләшеп, конкрет нәрсәдер хакында әйтеп керә иде. Ул җөмләләр минем исемдә сүзе-сүзгә истә кала барды.

Зөһрә ханым, сез шушы 20 ел эчендә Хәйдәр Бигичев иҗатын барлау, аны киләчәккә тапшыру өчен шактый зур эшләр эшләдегез. Китаплар да яздыгыз, җырларын да туплап чыгардыгыз. Ул җырларны тыңлаган саен, аларның тирәнлегенә шаккатам, сокланам. Аның иҗатына торган саен гашыйк була барам. Искиткеч җырлар! Әмма андый бөек шәхес белән яшәү җиңел булмагадыр?

– Җиңел булмаган, әлбәттә, ләкин мин ул вакытта моны авыр эш дип уйламадым. Шулай тиеш дип санадым. Һәрбер җырчыга, бигрәк тә сәнгатьне җилкәсендә күтәреп баручыга, аның үзенә ярдәмче кирәк. Элеккерәк безнең титаннарыбызның шундый ярдәмчеләре булган. Димәк, аларга түләү өчен мөмкинлекләре булган…. Ә мин бөтен эшне үзем башкардым. Студент чагында Хәйдәр зур операция дә кичерде бит. Аннан соң аны бик тәрбияләргә кирәк иде. Бернинди эмоциональ зур нагрузка ярамый диделәр. Мин аны һәрвакыт тоеп, аны сакларга тырышып яшәдем. Шул ук вакытта үземә дә эшләргә, иҗат итәргә кирәк иде. Мин дә иҗатсыз яши алмый идем бит.

Менә шуларның барысын да башкарырга Аллаһы Тәгалә миңа көч биргән. Үземнең махсус ял иткән вакытымны хәтерләмим дә.

Ә сез икәү бергә ял итә ала идегезме? Аңа вакыт таба идегезме?

– Безнең ял булмый иде ул. Анда да эш була иде: сүздә дә, башта да, уйда да… Иҗат турында уйлану, сөйләшү, киңәшү формасында.

Хәйдәр Бигичев – көчле рухлы шәхес, өстәвенә Нижгар ягында туып-үскән мишәр егете. Гаиләдәге төп дилбегә дә – аның кулында. Тормыш булгач, төрле вакытлар булгандыр инде, Зөһрә ханым.

– Хәйдәр – ул шул хәтле сизгер, әз генә тавышыңда, тоныңда аңа карата ниндидер тәнкыйть төсмере яңгырыймы, аңа бераз гына үпкәләү сизеләме, моны шунда ук тоеп ала һәм кәефе кырыла иде. Аның кәефен сакларга кирәк иде. Миңа сабырлыкны Аллаһы Тәгалә өеп биргән, шөкер.

Ул киңәшләремә, әлбәттә, колак сала иде. Радиода язмалар эшләгән вакытта янәшәдә булуым аның өчен мәҗбүри иде. Мин режиссер янында тыңлап утырырга тиеш идем – аңа күренмичә генә. Режиссер бүлмәсендә тәрәзә бар. Ул язылып беткәч кенә, шул тәрәзәдән карап, ым белән генә, йә «әйбәт» дип, йә «кабат язылырга кирәк» дип күрсәтәм. Ул шуннан аңлый иде барысын да.

«Начар, начар булды», – дип килеп керә. «Юк, –дим. – Әйбәт булды». Ә аның үз фикере. «Миңа үз фикерем кадерле» дигән сүзе дә бар иде аның. Эшенең яхшы килеп чыгуына үзе инанмаса, ул үзенә тынычлык таба алмый иде. Аны берничек тә тынычландырып булмый иде.

Хәйдәр абыйны югалтканнан соң шактый гына депрессия дә кичердегез.

– Депрессияне намазлар белән, догалар белән тизрәк тә куып җибәрә алган булыр идем. Хәсрәт инде ул… Хәсрәт ала кешенең көчен. Хәсрәт китереп җиткезә кешене андый хәлгә.

Гастрольләр вакытында ике тапкыр юл һәлакәтенә очраган идек. Баш мием каты гына селкенгән иде шунда. Мин аны яшь чакта сизмәгәнмен. Хәйдәрне югалтканнан соң, шулар килеп чыкты… Әгәр дә халык алдында була алган булсам, эшемне дәвам итсәм, бу югалтуны кичерү бераз җиңелрәк булыр иде. Кеше арасында башкача бит ул. Консерваториядә укыткан чагым – студентларым бар иде, җырлап торган чагым. Баламны күтәрәсем бар, аның университетта укыган вакыты, тормышны алып барырга кирәк… Ә мин авырту аркасында өйгә бикләндем. Шул бик авыр булды.

Хәзер Аллага шөкер, сез сәхнәдә. Гел сәяхәттә, гел гастрольләрдә… Ходай исәнлек-саулык, сәламәтлек, сабырлык, тынычлык бирсен, хәвефсез юллар бирсен.

– Амин.

Зөһрә ханым, Хәйдәр абыйның иҗатын яшьләргә тапшыру өчен нәрсәдер эшләнәме?

– Бик күп язмалары төрле җирләрдә таралган, төрле шәһәрләрдә. Гастрольләрдә йөргәндә әңгәмәләр эшләп, видеога төшереп, радиога яздырып калдыралар иде. Аларны табып бетерү мөмкин дә түгел. Тапканнары да шактый. Мин аларны җыеп CD-дисклар чыгардым һәм тараттым. Бу эшне башкарырга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов матди ярдәм итте. Бик зур рәхмәт җитәкчеләребезгә.

Татар халкының Хәйдәргә мәхәббәте сүрелми, арта гына бара. Мин аны тоям. Рәхмәт халкыбызга! Әле башка милләтләр дә Хәйдәр башкарган  романс, җырларны, опералардан арияләрен тыңлыйлар да: «Неужели у татар есть такой певец?» – дип гаҗәпләнәләр. Шуңа күрә Хәйдәрнең иҗатын саклау һәм тарату, бүтән милләтләргә җиткерү бик мөһим. Чөнки ул халкыбызның дәрәҗәсен, бөеклеген күрсәтә. Дөнья масштабындагы җырчы иде ул. Хәйдәрнең иҗаты сагында, аның рухы сагында тору – минем бурыч.

Бик зур рәхмәт әңгәмәгез өчен. Хәйдәр абыйны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен. Очрашуларыбыз дәвамлы булсын.

– Амин!

Гөлназ ШӘЙХИ

“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы

май, 2019 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*