tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәридә ханымның курчаклары
Фәридә ханымның курчаклары

Фәридә ханымның курчаклары

Өсләрендәге киемнәре француз чибәркәйләрен дә кызыктырырлык. Көяз кызларның башларында зәвыклы эшләпә, беретлар. Егетләре дә төшеп калганнардан түгел, әнә муеннарына шарфларын ничек итеп урап куйганнар, чын джентельменнар инде. Фәридә әниләре аларны бик матур киендерә шул. Матур күлмәк-пәлтәләрен генә түгел, аяк киемнәренә хәтле үзе тегә.

Сүзем коллекция курчаклары тегүче Фәридә Хәйруллина хакында. Фәридә ханым гомер буе кул эше белән шөгыльләнә, тегә, иҗат итә. Тегәргә яраткан кыз булачак һөнәрен дә икеләнмичә сайлый. Мәскәү көнкүреш хезмәт күрсәтү институтында укып, тегү производствосы инженер-технологы һөнәрен үзләштерә. Бу 90нчы еллар була.
Бик иртә тормыш иптәшен югалта, улын берьялгызы үстерә.
– Аякка басарга бик авыр булды, әмма беркайчан да күңелемне төшермәдем. Өйдә кечкенә генә тегү остаханәсе булдырып, заказга киемнәр тегә башладым. Нинди заказ бар, берсен дә кулдан ычкындырмадым. Алда исә мине тагын бер авыр сынау көткән икән. Юл һәлакәтенә очрап, элеккегечә тулы канлы тормыш белән яши алмыйм. Хәрәкәт итү мөмкинлегем чикле булганлыктан, өйдә генә эшлим. Курчаклар тегү идеясе күптән бар иде. Дүрт ел элек аларны интернеттан карап тегәргә өйрәндем. Бик мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Баштарак бүләк итеп биргәләдем, аннары заказлар да килә башлады. Хәзер күп вакытым курчаклар иҗат итүгә китә. Минем өчен ул эш тә, хобби да. Күңелгә рәхәтлек һәм канәгатьлек бирә торган шөгыль табуым белән бәхетле мин, – ди Фәридә ханым.
Курчак белән уйнарга гына рәхәт, аны иҗат итү процессы бик катлаулы һәм четерекле. Бу эштә дизайнер да, стилист та, киез эшкәртүче дә, кисүче, тегүче дә, чигүче, аяк киеме тегү остасы да, чәчтарашчы һәм рәссам да булырга туры килә. Шактый тәҗрибә туплаганнан соң, Фәридә ханым курчакларны иң авыр техниканы кулланып тегә башлаган. Ул аларны махсус энә белән йоннан тегә. Аннары трикотаж тукыма “кидерә”. Чәчләрен ангор кәҗәсе йоныннан эшли. Бер курчакны иҗат итү өчен кимендә бер ай вакыт кирәк ди. Ә өс һәм аяк киемен тегү үзе бер сәнгать. Аларның зәвык белән тегелгән берсеннән-берсе матур күлмәк-пәлтәләренә үзем дә бик кызыктым әле.

Фәридә ханымның кул эшләре белән инстаграм битендә дә танышып була. Анда аның курчаклары хәтта “җанлана” да. Соңгы вакытта ул курчаклары белән мультфильмнар да төшерә башлаган. Алда әле тагын бик күп иҗади планнарым бар, Аллаһ теләсә, аларны да тиздән тормышка ашыра башлаячакмын, ди ул.

shahrikazan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*