tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар “Татарлар: гамәл стратегия”сенең төп юнәлешләре белән кисешә”
Данис Шакиров: “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар “Татарлар: гамәл стратегия”сенең төп юнәлешләре белән кисешә”

Данис Шакиров: “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар “Татарлар: гамәл стратегия”сенең төп юнәлешләре белән кисешә”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе узды.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе – Ассамблея Советы рәисе урынбасары Константин Яковлев, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чыгыш ясады.

Билгеле булганча, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, 2021 елда Татарстанда Халыкара туган тел көне үткәрү планын раслады. План проектында барлыгы 170 чара каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте: “Бүген Халыкара туган телләр көне айлыгына старт бирелде, аның кысаларында 31 чара планлаштырылган. Бүгеннән үк “Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм” яшь рәссамнарның XVII республика бәйгесе үз эшен башлады. Барлык чаралар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында табып була.”

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова билгеләп үткәнчә, этномәдәни белем бирү һәм тәрбия бирү, республика халыкларының тарихын, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен өйрәнү, тел белеменең нәтиҗәле технологияләрен кертү ведомствоның өстенлекле бурычларыннан санала.

“Программа кысаларында муниципаль берәмлекләрдә 294 зур чара узачак. Алар белем бирү оешмалары базасында үткәреләчәк”, – диде Лилия Әхмәтҗанова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында БТК тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чараларның “Татарлар: гамәл стратегия”сенең төп юнәлешләре белән кисешүен ассызыклап узды. “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы 2021 елны шулай ук “Татар халкының бердәмлеге елы” дип игълан итте. Конгресс тарафыннан бу елга багышланган барлык 352 чара да шушы тематикага юнәлтелде”, – диде Данис Шакиров.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*