6 майда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Волгоградта Мамай курганында Сталинград сугышында һәлак булган Татарстан хәрбиләренә истәлекле билге ачуда катнашты.

“Бүген Волгоградка килгән делегация өчен һәлак булган ватандашлар истәлеген мәңгеләштерү – җаваплы йөкләмә. Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм! Барлык фронтларда да сугышта 700 мең чамасы татарстанлы катнашкан, бу республикада яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше дигән сүз. Татарстанның 350 меңнән артык уллары-кызлары сугыштан кайтмаган. Сталинград сугышында 50 меңнән артык Татарстан хәрбие катнашкан, аларның 22 се һәлак булган. Волгоградлыларга бу мемориал өчен зур рәхмәт! Ул яшь буын сугыш турындагы дөреслекне һәрвакыт исендә тотсын өчен кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге