Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар гөсләсе тавышын ишеткәнегез бармы?
Татар гөсләсе тавышын ишеткәнегез бармы?

Татар гөсләсе тавышын ишеткәнегез бармы?

2015 нче елның 12 – 13 май көннәрендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Мультифольклорное пространство Среднего Поволжья: методология ареальных исследований» дигән семинар үткәрде.

Әлеге чара кысаларында «Звучат татарские гусли» (вып.1) дип исемләнгән мультимедиа җыентыгының (CD һәм DVD) презентациясе үтте. Компакт-дискларның эчтәлеге 2013 нче елда Татарстанның Балтач районында музыка белгече-фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Э.Р. Каюмова язып алган экспедиция материалларыннан гыйбарәт. Проектның җитәкчесе – Ф.Х. Җәүһәрова. Эзләнүләр Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы 2012 елгы Коллегиясенең карары нигезендә алып барылган.

Семинарда катнашучылар Балтач төбәгенең гөсләчеләре – аутентик уйнау традициясен саклаучылары белән дә очрашты.

Катнашучылар татар гөсләсенең тарихы белән танышып, тере гөслә тавышын ишетеп, чын халыкчан музыка коралларын күреп, аларда уйнау тәртибе белән таныша алдылар. Гөслә кебек халык уен коралларны популярлаштыру, бүгенге заманга яраклаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының галимнәре, Казанның югары уку йортларының укытучылар, аспирантлар һәм студентлары, фольклор коллективлары, Балатач муниципаль районының мәдәният хезмәткәре һ.б. катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*