Регионнарда һәм Татарстанда яшәүче татар яшьләре арасында эшлекле багланышлар булдыру, элемтәләрне ныгыту максатыннан Боровое Матюшино бистәсендә оештырылган чарада Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегат катнашты.
Активистлар татар яшьләре алдында торган күп кенә проблемалар турында фикер алыштылар, проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр, мастер-классларда катнаштылар, башка яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Алар өчен вокал, бию, татар теле һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәрелде. Язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, хакимият органнары, Татарстанның Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар узды. Махсус кунаклар буларак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты авторлары, традицион уен коралларында уйнаучы музыкантлар чакырылган иде. Форумда «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдызы» бәйгеләре узды.
Самараны «Туган тел» өлкә татар оешмасының яшьләр бүлеге лидеры Фәрзанә Мәхмүтова җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итте. Алар, гадәттәгечә, иң актив команда буларак, “Татарча квиз” оештырдылар. Викторинада катнашучыларга татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте һәм архитектурасына кагылышлы сорауларга җавап бирергә һәм кызыклы биремнәр үтәргә туры килде.
13 сентябрьдә Фәрзанә Мәхмүтова, «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева, Татарстан фәннәр академиясе археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Татар яшьләре көннәре остазы Рүзәл Фәйзрахманов һәм делегацияләрнең лидерлары ТНВ каналында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруында катнаштылар. Студия кунаклары утыз ел эчендә яшьләр оешмаларының ничек үзгәрүе, ничек яшәве, активлыгы ни дәрәҗәдә булуы турында фикер алыштылар.
Фаяз ага Хуҗин яшьләр форумнарында 1994 елдан бирле катнашуы турында сөйләде. Ул ел саен әлеге чарага ныклап әзерләнә, яшьләргә кызыклы булган лекцияләр тәкъдим итә.
– Хәзерге яшьләр үзләрен татар дип беләләр, әмма милләт үзенчәлекләрен тулаем аңлау, үзләрен чын татар итеп тою өчен тарихка күз салырга кирәк. Кем булуыңны белү өчен тамырларыңны белергә кирәк, – дип ассызыклый тарихчы. – Туксанынчы еллар башындагы татар яшьләре, хәзерге заман кешеләренә караганда, мөстәкыйльрәк, бәйсезрәк иде. Татар телен дә яхшырак беләләр, җиңел аралашалар иде.
Әлбәттә, яшьләргә өлкәннәрнең урынлы киңәшләре, тәҗрибәсе кирәк. Мин хәзерге заман кешеләре белән рәхәтләнеп аралашам, белгәннәремне сөйлим, алардан да күп файдалы мәгълүмат алам, – ди Фаяз Хуҗин.
2018 елдан бирле мондый күләмле чараларда катнашып килүче Фәрзанә Мәхмүтова Форумга үзгәрешләр кертү турында мондый фикер әйтте:
– Без үсәбез, үзгәрәбез, дөньяга, мохитка, биредәге чараларга карата карашыбыз үзгәрә бара. Һәр форумда ниндидер яңарышлар күрәм. Әлбәттә, яхшы якка үзгәрешләр булса, делегатлар бер дә каршы булмас, дип уйлыйм. Форумда үзем күптән катнашканга, хәзер шәһәребезнең актив татар яшьләрен иҗтимагый тормышка җәлеп итү, башка регионнарда яшәүче яшьтәшләребез белән таныштыру максатын алдыма куйдым. Һәр эштә әйдәп баручы лидер булырга тиеш. Самара өлкәсендә мин шушы бурычны үтәү өстендә эшлим, – диде.
– Регионнарда яшәүче татар яшьләре соңгы елларда Казанга тартыла башладылар. Ә сез Татарстан башкаласына күченергә әзерме, дигән сорау белән тапшыруны алып баручылар мөрәҗәгать иткәч, Фәрзанә:
– Мин Казанга күченергә теләмим, – дип кырт кисте. – Татар яшьләре барысы да монда күченә башласа, регионнарда туган телебез сагында кем торачак? Биш-ун елдан төбәкләрдә татар теле онытылачак бит. Казанда узган матур чараларда катнашып, уңай энергия, кызыклы идеяләр, тәҗрибә, планнар туплап кайтып, без үз җиребездә татар телен, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, мәгарифебезне саклау өстендә эшләргә, иҗтимагый оешмаларны киңәйтергә һәм ныгытырга тиешбез, – дип аңлатты кыз кискен җавабын.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы