tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда күрештек
Казанда күрештек

Казанда күрештек

Кичә, 25 сентябрьдә, Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасы алдында һич көтмәгәндә якташ булган яхшы танышларыбызны – Кызыл Октябрь округының баш имамы Харис хәзрәт Исмагыйловны, Зур Рбишча урта мәктәбенең тарих укытучысы, өлкә татар автономиясе каршындагы крайны өйрәнүчеләр клубы рәисе Әлфия ханым Мөхәммәтҗанованы һәм Пашаттан укытучы-ветеран, “Туган як” газетасының Кави Нәҗми исемендәге публицистик премиясе лауреаты Сәрия апа Аймалетдинованы очратып, гаҗәеп китеп шатландык.

Аларның IX Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына китеп барышы иде. Россия төбәкләреннән җыелган татар тарихын өйрәнүчеләр 6 октябрьгә кадәр Магнитогорск, Оренбург һәм Казахстанның Урал Республикаларын әйләнеп чыгачак, күп санлы чараларда катнашып, бу юнәлештә белемнәрен үстерәчәк.

“Сәфәрегез хәерле сәгатьтә булсын! Ерак җирләрдән алып кайткан тәэсирләрегез белән “Туган як” газеатасы битләрендә уртаклашуыгызны көтеп калабыз ” – дип саубуллаштык очраклы гына Казанда очраткан якташларыбыз белән һәм, билгеле, истәлеккә фотога да төштек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*