tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Мәүлид кичәсе үтте
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Мәүлид кичәсе үтте

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Мәүлид кичәсе үтте

Кичә кояш баеганнан соң, Рабигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә (25нче сентябрьдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укучы шәкертләр өчен Мәүлид кичәсе узды. Уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп узганча, мәдрәсәдә Мәүлид ае дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Көн саен өйлә намазыннан соң Пәйгамбәребезгә ﷺ багышланган вәгазьләр сөйләнә. Ә кичәге чара исә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүенә багышланган ачык дәрес форматында үткәрелде. Танылган артистлар Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм Рәнис Габбасов, төрле елларда “Рухи моң” вәгазьләр бәйгесендә җиңү яулаучы укучылар – Кәрим Габделлатыйпов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Галиев белән Мәүлид касыйдәләрен башкарды. Дәрес татар халкында сакланган Мәүлид традицияләрен саклау максатыннан үткәрелде. Шәкертләр кичә дәвамында яңгыраган чыгышларны өйрәнеп, үз мәхәлләләренә кайткач башкарырга сүз бирде.

Мәүлид кичәсеннән соң корбан мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлестә мөгаллимнәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтен торгызу буенча чыгышлар ясады. Мәҗлестә катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов сәламләде, ул татар халкы яшәгән һәрбер җирлектә Мәүлид үткәрү традициясен саклауның әһәмиятен билгеләп, бу юнәлештә булачак имамнарга уңышлар теләде.

Бүген, 26нчы сентябрь көнне кичке сәгать дүрттә (16.00), Чүпрәле мөхтәсибәтенең Яңа Чүпрәле “Минзаһид” мәчете каршында оештырылган “Мәрҗән” балалар тәрбия үзәге балалар өчен дини бәйрәм – Мәүлид кичәсе оештыра. Әлеге кичә дәвамында Пәйгамбәребезнең ﷺ тарихы турында викториналар, төрле конкурслар, Коръәннән сүрәләр уку, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләү һ.б. булачак. Катнашучыларны бүләкләр, корбан итеннән пешерелгән пылау көтә.

28нче сентябрьдә кичке алтыда (18.00) Казанның “Әхмәдзәки” мәчетендә Мәүлид кичәсе көтелә, мәчеткә килүчеләр вәгазь, Коръән сүрәләре, нәшидләр ишетә алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*