Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменә хат юллады.
“Хөрмәтле, Васил Габделгаяз улы! Рамазан аеның иң матур бәйрәме -Ураза Гаете белән котлап, шәхсән үз исемемнән һәм Финляндия татарлары исеменнән сәламнәремне җиткерәм. Казанда булган аяусыз фаҗига кагылган ата-аналарга, аларның якыннарына, укучыларга һәм мәктәптә эшләүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән көч сорап, дога кылабыз,” – диелә Гөлтән Бәдретдин юллаган хатта.