tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе уңаеннан Ураза гаете намазында катнашты. Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булды, анда бәйрәм вәгазе һәм гает намазы узды.

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды.

Ураза гаете – мөселман календареның ике төп бәйрәменнән берсе, Рамазан ае буена барган Ураза тоту тәмамлану билгесе. Ураза тәмамлануны бәйрәм итү традициясе Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) чорыннда 624 елдан башлана.

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Галиев мәчетеннән бәйрәм гыйбадәтен турыдан-туры трансляцияләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең вәгазе вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатеннән өзекләр укыды.

“Кызганычка каршы, Рамазан аеның соңгы көннәре Казанда коточкыч җинаять белән тәмамланды, гөнаһсыз балалар һәм мәктәп хезмәткәрләре аның корбаннары булды. Республика мөселманнары, православие динендәгеләр һәм башка дин вәкилләре белән беррәттән, һәлак булучылар турында тирән кайгырда, Аллаһы Тәгаләдән аларның җаннарын тынычландыру һәм яралыларны тиз арада терелтү турында дога кылалар. Бу фаҗига татарстанлыларны тагын да берләштерер, һәм без мондый хәл кабатланмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде Камил хәзрәт, Татарстан Президенты мөрәҗәгатеннән өзек китереп.

Бүген республиканың барлык мәчетләрендә мөселманнар Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигада һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең тиз арада терелүен сорап дога кылдылар.

Быел республика мөселманнары тормышында мөһим вакыйгалар – шул исәптән Татарстан мөселманнарының VIII корылтае булды, дип билгеләп үтелде. Киләсе елда тарихи юбилейны – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек бара.

Вәгазь вакытында Камил хәзрәт Сәмигуллин балаларны дөрес тәрбияләүнең мөһимлеге, шулай ук Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр кылу кирәклеге турында искә төшерде.

Бәйрәм намазы һәм вәгазе тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов реставрациясе тәмамланган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасын карады.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*