tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум делегатлары татар-мөселман рухи мирасының яңарышы хакында фикер алышты
Форум делегатлары татар-мөселман рухи мирасының яңарышы хакында фикер алышты

Форум делегатлары татар-мөселман рухи мирасының яңарышы хакында фикер алышты

XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында оештырылган дискуссион мәйданчыкларның берсе “Традицион татар-мөселман рухи мирасының яңарышы: тарих һәм хәзерге заман” дигән темага оештырылды.

Очрашуның модераторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов. Чарада катнашучыларны ул Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Фикер алышуга Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие һәм рәисе Әлбир Крганов, күренекле галим, әдәбият белгече Хатыйп Миңнегулов чакырулы иде. Әлбир Крганов чыгышында :”Бүгенге сөйләшүебез милләтне борчый торган мәсьәлә. Дөнья асты-өскә килгән чорда яшибез. Тарихыбызга күз салсак та уйланырлык нәрсәләр бар. Хәзер дә дингә каршы көрәш бара. Чит илләрдә ниләр барганын күреп торасыз. Динсез торган чорлар да булды. Ләкин моның үзгәртеп кору чорларында ниләр китереп чыгарганын беләбез. Без халыкның ышанычын саклап, бердәм булып эшләргә тиеш. Безнең зур галимнәребез дә тарикатны таныган кешеләр. Без тарихыбызны барларга тиеш. Электән үк алдынгы карашлы галимнәребез үзеннән соң шәкертләрен, гыйлемен калдырган. Без шундый галимнәребезнең хезмәтләрен, эшләрен белик,”-диде.

Хатыйп Миңнегулов “мин күп аудиторияләрдә чыгыш ясаганым бар, ләкин бүгенге аудитория минем өчен аеруча хөрмәткә ия” дип белдерде.

“Халкыбызның мең елдан артык тарихы Ислам дине белән бәйле. Урта гасырларда мөселман дөньясы иң алдынгы булган. Римнар, грек дөньясы да Шәрыкъ дөньясыннан үрнәк алган. Безнең әдәбиятыбызны да Шәрыкъ дөньясыннан аерып булмый. Шул чордагы әдәби әсәрләр тәртипкә өйрәткән, Коръән сурәләрен күздә тотып язылган. Халкыбызның төрле чоры булган. Ләкин мине хәзергесе борчый. Безне телебез, динебез, йолаларыбыз яшәткән. Хәзер телсез генә дә милләтне саклап кплып була, дигән фикерне алга сөрәләр. Юк, җәмәгать, алай булмый. Безнең бай мирасыбыз бар. Аларны милли мәгариф аша гына сеңдереп була,” – диде профессор.

Чарада шулай ук фән эшлеклеләре, төбәкләрдән килгән дин әһелләре Ислам дине тарихы, ата-бабаларыбыздан гасырлар буе сакланып килгән динебезне халкыбызга җиткерү, танылган дин белгечләре, мәгърифәтчеләребез, аларның эшчәнлеге хакында чыгышлар ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*