tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» дискуссия  мәйданчыгы оештырылды
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» дискуссия  мәйданчыгы оештырылды

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» дискуссия  мәйданчыгы оештырылды

Бүген “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» дигән дискуссия  мәйданчыгы оештырылды.

Чараның модераторлары Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиганшин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институты доценты, “Гөлзадә” иҗат студиясе җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Резедә Сафиуллина, филология фәннәре кандидаты, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иде.

Мәйданчыкта “Татар халык иҗатында көйләп уку (мөнәҗәт, бәет, дастан, зикер һәм татар мәкаме белән Коръән уку) традициясен мирасыбызның аерылгысыз өлеше буларак үстерү мәсьәләләре”, “Азан – йолдызларның күзе, фәрештәләрнең колагыдыр”, “Чувашиядә Коръән тиләвәте тәртибе”, “Мөнәҗәт һәм дини җырлар – дәгъватнең бер ысулы” һәм башка темаларга чыгышлар яңгырады.

Биредә рухи мирасыбыз ядкарьләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*