12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I нче Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештырды. Ул «Тәрбия. Белем. Тел» шигаре астында узды.
Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дә- реслек авторлары, галимнәр, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли- мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнашты.
Безнең Түбән Новгород өлкәсенең ике дистәгә якын кешелек делегациясен Кызыл Октябрь округының мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов җитәкләп барды.
Катнашучылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Беренче көнне Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә булдык, ә кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен карадык.
Икенче көнне Арча муниципаль районына барып, белем учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштык. Анда татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр, татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюләре буенча мастер- класслар оештырылды.
Форумның өченче көне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Рәисе катнашындагы пленар утырыштан башланды. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә бүген зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Әлбәттә, бүләкләүләр дә булды – Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен Рөстәм Нургалиевич белән БТКның Милли шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев тапшырдылар. Татарстан рәисенең Рәхмәт хатына безнең делегация әгъзасы, Пильна округы Сафаҗай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Сиражетдинова да лаек булды.
Пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар барышында икетеллелек шартларында милли мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр, төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру, педагогик кадрлар әзерләү проблемалары каралды.
Форумга килгән һәр катнашучы файдалы мәгълүмат алып, эшлиселәренә көч-куәт туплап, яңа уйлар, төпле фикерләр белән, ә иң мөһиме – үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып таралыштык. Барлык катнашучыларга да укытучының өстәл китабы бирелде. Бу китапта туган телләрне укыту нигезләренә багышланган материаллар тупланган.
Әлеге форумны оештырган Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, форумда катнашырга мөмкинчелек биргән Түбән Новгород өлкәсе мәгариф министрлыгына, Спас, Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь округлары- ның мәгариф идарәләренә һәм үзебез хезмәт иткән белем- тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мә- дәни автономиясенә, үзенең социаль челтәрләрендә форум эшен яктыртып барган «Туган як» газетасы редакциясенә делегациябез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Галия КУТЕРОВА,
Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.