tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум эчтәлекле узды
Форум эчтәлекле узды

Форум эчтәлекле узды

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татар­стан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I нче Бөтенроссия “Туган тел” форумы оеш­тырды. Ул «Тәрбия. Белем. Тел» шигаре астында узды.

Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дә- реслек авторлары, галимнәр, та­тар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү орган­нары, төбәкләрдәге татар милли- мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнашты.

Безнең Түбән Новгород өлкәсенең ике дистәгә якын кешелек де­легациясен Кызыл Октябрь округының мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов җитәкләп барды.

Катнашучылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Беренче көнне Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә бул­дык, ә кич белән Кәрим Тинчу­рин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен карадык.

Икенче көнне Арча муници­паль районына барып, белем учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштык. Анда татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр, татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюләре буенча мастер- класслар оештырылды.

Форумның өченче көне “Кор­стон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Рәисе катнашындагы пленар утырыштан башланды. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгы­шында татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә бүген зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Әлбәттә, бүләкләүләр дә бул­ды – Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен Рөстәм Нургалиевич белән БТКның Милли шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев тапшырдылар. Та­тарстан рәисенең Рәхмәт хаты­на безнең делегация әгъзасы, Пильна округы Сафаҗай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Си­ражетдинова да лаек булды.

Пленар утырыш һәм дискус­сион мәйданчыклар барышын­да икетеллелек шартларында милли мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләр, төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру, педа­гогик кадрлар әзерләү проблема­лары каралды.

Форумга килгән һәр катнашу­чы файдалы мәгълүмат алып, эшлиселәренә көч-куәт туплап, яңа уйлар, төпле фикерләр белән, ә иң мөһиме – үзара ара­лашып, тәҗрибә уртаклашып таралыштык. Барлык катнашу­чыларга да укытучының өстәл китабы бирелде. Бу китапта ту­ган телләрне укыту нигезләренә багышланган материаллар ту­планган.

Әлеге форумны оештырган Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, форумда катнашырга мөмкинчелек биргән Түбән Новгород өлкәсе мәгариф министрлыгына, Спас, Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь округлары- ның мәгариф идарәләренә һәм үзебез хезмәт иткән белем- тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мә- дәни автономиясенә, үзенең со­циаль челтәрләрендә форум эшен яктыртып барган «Туган як» газе­тасы редакциясенә делегация­без исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Галия КУТЕРОВА,

Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*