Кадерле бабам – Сафин Нуретдин 1942 елда Армия сафларына алына. Ул почтальон булып хезмәт итә! Меңләгән солдатларның сагыныч һәм сагыш тулы хатларын туганнарына җибәрүдә арадашчы булып тора ул! Үзе дә бик күп хатлар яза. Гади татар солдатының барлык җан җылысын, йөрәк әрнүләрен, сагыну – сагышларын саклый инде саргая төшкән шул хатлар… Аларда чиксез сагыну, кадерле хатынын, балаларын, якыннарын өзелеп сагыну: “Якын булган Хәдичәгә Нуретдиннан бик сагынып-сагынып сәлам язып калам! Һәм дә кызым Зәйтүнәгә, Нүриягә, улым Наилгә Бик сагынып күрәсем килеп сәлам язып калам… Әтиләргә, барлык туганнага тирә-күршеләргә… Мин исән булсам, хатларны ешрак язарга тырышырмын! Дөнья хәлен белеп булмый, миңа рәнҗемәгез!… ”
Соңгы хатын 1943 елның 4 ноябрендә җибәрә… 24 ноябрьдә исә батырларча һәлак була…