tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендәге яшьләр вальс әйләнде
Чиләбе өлкәсендәге яшьләр вальс әйләнде

Чиләбе өлкәсендәге яшьләр вальс әйләнде

Вальс биергә өйрәнергә кирәк дигән идея Чиләбе өлкәсе конгрессының чираттагы бер утырышында яңгырый. Ул чагында без, Лена Колесникованың тәкъдиме чынга ашар дип уйламадык та, ди Чиләбе өлкәсендәге милләттәшләребез социаль челтәрдәге битләрендә.

Кыска гына вакыт эчендә “Татар кызы”, “Татар егете” конкурсында катнашучылар вальс әйләнергә өйрәнә башлый. Дөресен генә әйткәндә, күбесе соңгы тапкыр вальсны мәктәптә, чыгарылыш кичәсендә генә биегән булалар.

Тиз арада чараның сценариен да төзиләр, күгәрченнәр дә табалар. 9 май бәйрәменә бар да әзер була. Вальс әйләнүне М. Җәлил һәйкәле янында оештырганнар. Бик матур, көтелгәннән дә кызыклырак килеп чыга бәйрәм чарасы. Мондый очрашуларны безгә ешрак оештырырга кирәк, дигән уртак фикергә килә Чиләбе өлкәсе татарлары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*