1 марттан 15 апрельгә кадәр Казанда Габдулла Тукай әдәби музее «Сезне Мияубикә чакыра» музей бәйрәменә чакыра. Чара Габдулла Тукайның тууына 135 яшь тулуга һәм аның «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына багышлана.
Бәйрәмгә килүчеләргә әсәр мавыктыргыч формада тәкъдим ителәчәк. Мияубикә белән интерактив биремнәр, җитез уеннар оештырылачак. Конкурс, викториналар да каралган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.
Алдан язылып, 20 кешедән артык төркемнәр белән килергә мөмкин. Элемтә өчен телефоннар: +7 (843-59) 0-86-67;
WhatsApp: +79274406462.