tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай музее «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына бәйрәм оештыра
Габдулла Тукай музее «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына бәйрәм оештыра

Габдулла Тукай музее «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына бәйрәм оештыра

1 марттан 15 апрельгә кадәр Казанда Габдулла Тукай әдәби музее «Сезне Мияубикә чакыра» музей бәйрәменә чакыра. Чара Габдулла Тукайның тууына 135 яшь тулуга һәм аның «Мияубикә» әсәренең 110 еллыгына багышлана.

Бәйрәмгә килүчеләргә әсәр мавыктыргыч формада тәкъдим ителәчәк. Мияубикә белән интерактив биремнәр, җитез уеннар оештырылачак. Конкурс, викториналар да каралган.  Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Алдан язылып, 20 кешедән артык төркемнәр белән килергә мөмкин. Элемтә өчен телефоннар: +7 (843-59) 0-86-67;

WhatsApp: +79274406462.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*