tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гает алдыннан Чүпрәле мөхтәсибәтендә төзекләндерелүдән соң мәчет ачылды
Гает алдыннан Чүпрәле мөхтәсибәтендә төзекләндерелүдән соң мәчет ачылды

Гает алдыннан Чүпрәле мөхтәсибәтендә төзекләндерелүдән соң мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 3нче көнендә (21нче июньдә), Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында төзекләндерелүдән соң тантаналы рәвештә “Ихлас” мәчете үз ишекләрен ачты. Олуг Корбан гаете алдыннан әлеге күркәм вакыйганы хөрмәтләп, чүпрәлеләрнең сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр кайтты. Әйтергә кирәк, әлеге авылда ике мәчет эшли: 1990нчы елда төзелгән Үзәк мәчет һәм 2003нче елда салынган “Ихлас” мәчете. Үзәк мәчет 2021нче елда төзекләндерелеп ачылган булса, быел исә авыл халкы, аеруча “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән “Ихлас” мәчете дә зур ремонт эшләреннән соң кулланылышка тапшырылды. Биредә башкарылган һәм танып булмаслык үзгәрешләрне күреп, танышып, зур рәхмәт сүзләрен белдерергә килүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, районның дин әһелләре, мөгаллимнәр, кайткан кунаклар һәм, әлбәттә, җирле мәхәллә халкы бар иде.

Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештереп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчет һәм мәдрәсәләрнең ролен билгеләде, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук мәчет салуның фазыйләтләрен искә төшереп, хәдис китерде: “Кем дә кем бер мәчет төзесә, Аллаһы Тәгалә шундый ук сыйфатта бу кешегә Җәннәттә йорт бүләк итәр”. Аннары якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан, корбан чалу йоласын башкаруның әһәмиятен ассызыклап үтте: “Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыгызның итләре дә, каннары да кирәк түгел. Раббыбызга бары тик сезнең тәкъвалыгыгыз ирешә”. Аллаһы Тәгалә чалачак корбаннарыбызны, тәгать-гыйбыдәтләребезне, сәдакаларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны гафу итсен!

Алга таба Камил хәзрәт мәчетне төзекләндерүдә зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровка, иганәче Илнур Садриевка, мәчетне төзекләндерү эшләрен җитәкләүче инженер-төзүче Илдар Җаббаровка, Кече Чынлы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Рифкать Туктаровка, мәчетнең мөәзине Рифкать Җамалетдиновка мөфтинең рәхмәте белдерелде.

Әйтеп үтәргә кирәк, Кече Чынлы авылы “Ихлас” мәчетенә 2003нче елда беренче нигез ташы салына һәм шул ук елның ноябрь аенда ачыла. Бер катлы мәчетнең намаз залы 100 квадрат метрны тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре быел март айларында башланды һәм өч ай эчендә эшләнеп тә бетте: мәчетнең түбәсе алыштырылды, яңа манара куелды, янкорма салынды (анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, кухня, котельная урын алды), мәчетнең эче һәм тышы заманча төзелеш материаллары белән тышланды, идәннәр, тәрәзәләр, электрүткәргечләр, су һәм җылылык системалары алыштырылды, тирә-ягы койма белән әйләндереп алынды. Гыйбадәт йортына яңа келәмнәр җәелде, яңа өстәл һәм утыргычлар, аш-су өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Мәчет үз эченә берьюлы 130 кешене сыйдыра ала. Мәчетнең имамы – Рифкать хәзрәт Туктаров.

Хәзерге вакытта Чүпрәле мөхтәсибәтендә 26 мәчет эшли, соңгы елларда 5 мәчет төзекләндерелде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*