tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә дога кылу үткәрелде
Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә дога кылу үткәрелде

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә дога кылу үткәрелде

Бүген, 22нче июньдә, илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башлануын искә төшерүче Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә мәрхүмнәрне – яу кырларында һәлак булган, сугыштан соң исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтып арабыздан киткән фронтовикларны, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алу һәм дога кылу чаралары үткәрелде.
Өйлә вакыты кергәч, республикабыз мәчетләрендә мәхәллә халкы имамнарга оеп өйлә намазы укыды, намаздан соң исә дин кардәшләребез җәмәгать белән Коръән укып дога кылды. Әйтик, Казанның Галиев мәчетендә җыелган мөселманнарга имам-хатыйб Рамил хәзрәт Мингәрәев Хәтер һәм кайгы көнендә дога кылуның әһәмиятен аңлатты, Бөек Ватан сугышында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны онытмаска чакырды. Аннары ул Коръәннән аятьләр укыды һәм Ватан алдында булган олуг вазифаларын үтәп яу кырларында һәлак булган, сугыш авырлыкларын күргән мәрхүм кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте.

“Безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландырсаң иде. Йә, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде”, – дип теләде хәзрәт.

“Кол Шәриф” мәчетендә исә намазны һәм дога кылуны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул да җыелган халыкка кыска вәгазь укып, тарихи датаны аңлатып узды һәм Ватан сугышында һәм бүгенге махсус хәрби операциясендә катнашып шәһит киткәннәр рухына дога кылды. Догадан соң “Кол Шәрифтә” алар өчен Коръән укылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*