tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе башкалада булачак Сабан туеның әһәмиятен әйтте
Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе башкалада булачак Сабан туеның әһәмиятен әйтте

Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе башкалада булачак Сабан туеның әһәмиятен әйтте

Россия башкаласында традицион гомумшәһәр Сабан туе быел патриотик стильдә узачак. Сабан бәйрәмен Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә багышлаячаклар, дип сөйләде «Татар-информ»га бәйрәмнең оештыру комитеты җитәкчесе – Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов.

«Сабантуй бу юлы безнең армия генералы Мәхмүт Гәрәевның йөз еллык юбилее контекстында уза. Ул хәзерге вакытта ил мәнфәгатьләрен яклаучы күп кенә хәрби җитәкчеләрнең остазы (Мәхмүт Гәрәев 1923 елның 23 июлендә туган. Т-и). Бу бәйрәм белән без хәзер алгы сафта булган егетләргә рәхмәт һәм хуплавыбызны белдерәбез. Без госпитальләрдән дә хәрбиләрне чакырдык. Алар безне анда яклыйлар, ә без монда аларга тугры – бу нәкъ менә тугрылык өчен тугрылык инде», – дип белдерде иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Фарисов билгеләп үткәнчә, чарага әзерлек узган елның декабреннән башланды. Аның сүзләренчә, ел саен оештыручыларның партнерлары бәйрәмне үткәрү өчен альтернатив мәйданчыклар тәкъдим итә (шул исәптән ВДНХ, Измайлово һәм тагын башкаланың берничә зур паркы), әмма «Коломенское» музей-тыюлыгы Россиядә генә түгел, ә дөньяда да иң яхшы мәйданчыкларның берсе булып санала.

Ул искәрткәнчә, нәкъ менә Мәскәү Сабан туе бүген илдә генә түгел, дөньяда да иң күп кунаклар җыелган Сабан туеның берсе булып танылды. Традиция буенча, аңа Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә. Аның фикеренчә, татар-башкорт бәйрәме инде күптән Мәскәүнең барлык халыклары бәйрәменә әверелгән.

Гомумшәһәр Мәскәү Сабан туе «Коломенское» музей-тыюлыгында 1 июльдә узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*