tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә елында гыйбрәтле чара
Гаилә елында гыйбрәтле чара

Гаилә елында гыйбрәтле чара

Чистай район мәгариф идарәсенең 2024-2025 елгы эш планы нигезендә, 2024
елның 7-8 октябрендә Чистай районы Йолдыз урта мәктәбе базасында «Шенталинский
укулары-2024» Бөтенроссия фестивале булып узды. Кечкенә бер мәктәп
конференциясеннән, бүгенге көндә Бөтенроссия фестиваленә әверелгән бу чараның
елдан-ел географик киңлекләре артуын күреп-белеп кайттык. Биредә Рәсәй, Белоруссия һәм Казахстан илләреннән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари-Эл
Республикаларыннан, Түбән Новгород, Киров, Оренбург, Омск, Пенза, Саратов,
Ульяновск, Челябе өлкәләреннән, Мәскәүдән катнашучылар исемлеген теркәп бетерә
торган түгел. Татарстаныбызның Әлки, Аксубай, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Лаеш,
Лениногорск, Норлат, Чистай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Мөслим, Саба, Мамадыш,
Түбән Кама, Чаллы районнарын санап китсәк катнашмаган мәктәп калмаганын
аңлыйбыз. Фестивальдә 2 сыйныф укучысыннан алып, лаеклы ялдагы укытучы,
тарихчы, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре булуы сөендерә. Чөнки фестивальнең
билгеле бер кысалары юк. Кем тели, шул катнаша ала. Шулай ук онлайн, читтән торып
та катнашырга була һәм бу фестивальдә 300 ләп читтән торып катнашучы теркәлгән дә.

Бәйгенең 2 этапта булуы эшне бераз җиңеләйтсә дә, жюри әгъзаларына
катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алырга җиңел булмады. Кулдан ясаган
эшләнмәләр, рәсем сәнгате, картиналар, шигырь, хикәя, публицистика, тәрҗемәи
әсәрләр һәркайсы зур таләпчәнлек сорый һәм талантлы укучыларны табарга мөмкинлек тә бирә. Мин үз язмамда җиңүчеләрне дә, жюри әгъзаларына да тукталмадым. Аларны санап китү генә дә газета битләренә сыймас иде. Иң мөһимнәрен генә телемләп сезнең карамакка салам.

Җиңүчеләр, призерлар, дипломантлар һәм лауреатлар дипломнар гына түгел,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын
өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура әгъзасы, профессор Альберт Әхмәтҗан улы Борһановның бүләкләре
белән бүләкләнделәр. Бу урында Альберт Әхмәтҗан улы турында да әйтеп китү
урынлы булыр. Нинди тарихи китап, нинди милли чара узмасын Альберт Әхмәтҗан
улы белемен дә, көчен дә кызганмый, аның өчен зур- кечкенә, бай – ярлы, белемле –
укымаган берсе дә аерылмый. Кирәксә юллар дип тә, еллар дип тә тормый. Рәхмәт аңа.

Ул көнне Йолдыз мәдәният йорты сәхнәсе гөрләп торды. Без «Багалмам»,
ансамбльләре, «Настроение» бию коллективлары, Фанис Хисматуллин,ЛЕйсира
Замалетдинова башкаруында концерт программасы да карап кайттык.

Әлбәттә, хәзерге вакытта шундый зур масштабка ия булган фестивальнең
башланышы шушы Йолдыз гомуми белем бирү мәктәбендә байтак еллар тарих һәм
җәмгыять белеме укытучысы Альмира Инзил кызы Шәрифуллина тырышлыгы белән
ачылып китә.

Аның югары дәрәҗәдәге профессиональлеге, таланты, максатчанлыгы, актив
тормыш позициясе һәрнәрсәдә уңышка ирешергә ярдәм итә. Ул берничә китап, күп
кенә кызыклы проектлар авторы, Йолдыз мәктәбендә «Безнең чыганаклар – безнең
тамырлар» музеен булдыру да аның зур тырышлыгы.

Альмира Шәрифуллина Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый
берләшмәсе әгъзасы, Йолдыз авылының мөселманнар Советы җитәкчесе. Бар көчен,
белемен балалар тәрбияләүгә багышлаган Альмира Инзил кызы беркайчан да ни
булганына канәгать булып яшәми, ул һаман яңалык эзли, аны таба һәм тормышка да
ашыра белә. Үз халкын яратып, телем, динем дип янып яшәгәнгә әнә шундый зур
уңышларга ирешә дә ул.

Альмира Инзил кызы Балтач ягыннан Йолдыз авылына зур гаиләгә килен булып
төшә. Аның хезмәт юлын карасаң, һаман күтәрелештә булуын аңлыйсың. Мәктәп
коллективы аның сәләтен һәм активлыгын күреп, аны тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары итеп билгели. Альмира Шәрифуллина югары квалификация категориясенә
иреште, район башлыгының «Яңа буын педагогы» грантына ия булды. Аның күпсанлы
бүләкләре арасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Мәдәният
министрлыгының Мактау грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы
алдында зур хезмәтләре өчен» медале, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре бар.

Альмира Шәрифуллина Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының һәм
«Татарстан Республикасы татар Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте»нең актив әгъзасы
да. Мәктәптә күп еллар дәвамында «туган якны өйрәнүчеләр» клубы эшли, һәм аны
әлбәттә Альмира Инзил кызы алып бара.

Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә һәлак булган авылдашларының исемнәре ачыклана,
Йолдыз авылында Геройлар Аллеясында истәлек тактасы ачыла. Бүгенге көндә
Йолдыз авылында мәчет төзелешендә, авыл тарихы китабы өстендә эшләүче дә ул, шул ук үз сүзен өндәү белән куеп сөйләүче Альмира Инзил кызы Шәрифуллина.

Әйе, йолдызлыларга, сез бәхетле дияр идем. Киленнән уңгансыз. Һәркайда үтемле
итеп әйтер сүзе булган Альмира Инзил кызына алдагы тормышында, хезмәтендә
зурдан зур уңышлар, биек үрләр телим. Язмамны тәмамлап дөньяны, кешеләрне, туган
ягын яратырга туган кеше генә бөркет була ала. Ә Йолдызның бөркете бар!

Минзифа Әхмәтшина,
шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы,
Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова,
Кояш Тимбикова премияләре иясе.
Әлмәт язучылар оешмасы администраторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*