Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта укытучыларны бүләкләделәр
Сергачта укытучыларны бүләкләделәр

Сергачта укытучыларны бүләкләделәр

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач үзәк мәдәният йортында “Укытучылар көне” уңаеннан узган тантанада округ педаго­гларын өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков, җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Кура­сова ихластан котлады һәм алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.

Шул хөрмәтле сафта, гадәттәгечә, татар укыту­чылары да бар иде (фотода). Лопатин мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Осма­нова (Печә) өлкә мәгариф министрлыгы Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Шулай ук бәйрәм кысаларында “Халык укытучы­сы-2024” муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Конкурста өч татар педагогы – рус Пожары, Камка һәм Лопатин мәктәпләре укытучылары Альбина Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Гөлнур Җиһаншина (Грибан) һәм Зифа Хәсәнова (Печә) катнашты.

Истәлекле бүләк белән яшь белгеч, хезмәт юлын шәһәрнең беренче номерлы мәктәбендә башлаган Алсу Айсина (Кочко-Пожар) билгеләнеп үтелде.

Илнар САДЕКОВ

фотосы һәм тексты.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*