Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтлиләр. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медальләрен аларга туп-туры йорт ишекләре төбенә китерәләр. Бүген котлауларны Касыймовлар һәм Байбиковлар гаиләләре кабул итә. Ренат Галимяр улы белән Рәхилә Вәсил кызы Касыймовлар алтын туйларын билгеләп үтә, ә кызлары Лилия Ренат кызы ире Рәшит Сәлих улы Байбиков белән бергә яшәүләренең 30 еллыгын бәйрәм итәләр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары тапшырды.
«Сезне чын күңелдән шушы якты бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезнең тормыш юлыгыз безнең өчен горурлык. Сезгә бәхет, гаиләгез тагын да ныграк, тату һәм имин булсын дип телибез. Сез – яшь гаиләләр өчен үрнәк», – дип мөрәҗәгать итте Гөлшат Нигъмәтуллина юбилярларга. Котлауларга депутат Евгений Чекашов кушылды. «Тулы бер династияне котлау аеруча күңелле. Балаларга бары сезгә тигезләнергә генә кала», – диде ул.

«Әле дә булса үзебезнең инде 50 ел бергә яшәвебезгә ышанып бетә алмыйбыз. Кичә булган кебек кенә. Без һәрвакыт бергә, аерым ял итәргә дә йөрмәдек», – дип бүлешә ир белән хатын. Аларның гаилә тормышы һәрвакыт шатлыклы вакыйгаларга бай булган, ә йортларында шау-шу куптарган бәхәсләр булмаган, дип сөйлиләр. «Бәлки, вак кыенлыклар булгандыр да, әмма җәнҗалларга кадәр барып җитми иде. Барысы да үзара аңлашып яшәүдән. Гаиләбезнең нигезе – Рәхилә, әлбәттә, дим һәрвакыт. Ул безнең остабыз, бик хөрмәтле һәм игелекле кеше», – дип, җылы сүзләр белән сөйли Ренат Галимяр улы. Гаилә бәхете турында киңәшләрен Рәхилә Вәсил кызы да бирде. Аның сүзләренә караганда, тыныч булырга өйрәнергә генә кирәк: «Нәрсәнеңдер дөрес бармавын сизгәнсез икән, чәй эчәргә утыр. Бераз дәшми тор. Тормышта барысы да була, яшьләргә түземрәк булырга кирәк. Бигрәк тә хатын-кызга».
Гаилә традицияләрен ирле-хатынлы Байбиковлар дәвам итә. Өлкән кызлары Лилия Ренат кызы да үз тормышын юриспруденция белән бәйләгән – күп еллар республика учреждениеләренең медицина эшчәнлеген лицензияләү белән шөгыльләнгән һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе булып тора. Үзенең мәхәббәтен ул беренче белемен алган вакытта медицина институтында очраткан. Аның ире Рәшит Сәлих улы – республиканың һәм илнең атказанган табибы, балалар уролог-андрологы, күпсанлы бүләкләр һәм премияләр иясе. «Без өйләнешкәндә мин шактый яшь идем. Әмма Рәшитнең гомер буена бердән-берем булуын шунда ук аңладым. Мин аны беренче тапкыр күргәч, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Яшьләргә шуны әйтәсе килә, барысы да йөрәктән һәм күңелдән чыгарга тиеш. Әгәр бу сезнең язмышыгыз икән, сез моны тоячаксыз», – дип күз яшьләре белән искә төшерә Лилия Ренат кызы.

Әйтергә кирәк, эпидемиологик вәзгыять аркасында быел гаилә тормышының юбилярларын хөрмәтләү яңадан ябык форматта узды, барлык профилактик чаралар үтәлде. Иҗтимагый бүләккә 10 пар лаек булды, аларның никах берлеге тугрылык, иминлек һәм гармония үрнәге булып тора. Барлыгы 14 ел эчендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале 100-дән артык парга тапшырылган.
https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-den-semi-lyubvi-i-vernosti-v-kazani-chestvuyut-supruzheskie-pary/