tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” журналының яңа саны басылды
“Шура” журналының яңа саны басылды

“Шура” журналының яңа саны басылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән “Шура” журналының яңа – 33нче саны дөнья күрде. Ул якынлашып килүче Корбан бәйрәменә багышланган. Моннан тыш, журналда, һәрвакыттагыча, республикабызның имамнары әзерләгән тирән эчтәлекле җомга вәгазьләре урын алды: алар зөлхиҗҗә, мөхәррам, сафәр айлары, Гашурә көне, изгелеккә чакыруның фазыйләтләре, гыйлем алуның әһәмияте, олыларны хөрмәт итү хакында.

Корбан бәйрәменә багышланган махсус санда корбан чалуның мәгънәсе, аның шартлары, зөлхиҗҗә аеның ункөнлегендә ураза тоту тәфсилләп аңлатыла.

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әдәбият галиме Фоат Галимуллин белән әңгәмә бирелгән.

“Хәдис” рубрикасында “Зөбдәтел-Бохари” китабыннан татар теленә хәдисләр тәрҗемә итеп басылды. Журналның әлеге санында җомга намазы, ике гает, истиска намазы турында хәдисләр урын алган.

“Шура” журналы 2000 данә тираж белән басылды, һәм ул республиканың һәр имамына тапшырыла.

“Шура”ның яңа саны белән биредә танышырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*