tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимҗан Ибраһимов тууына 135 ел (дәвамы)
Галимҗан Ибраһимов тууына 135 ел  (дәвамы)

Галимҗан Ибраһимов тууына 135 ел (дәвамы)

(дәвамы, язманың башы galimzhan-ibrahimov-tuuyna-135-el)

1917 елдан соң Галимҗан Ибраһимов бик тиз популярлык казанып зур дәрәҗәләргә ирешә. Әмма үпкә туберкулезы белән җәфаланган язучының  гомере бик аянычлы хәлдә караңгы төрмә хастахәнәсендә өзелеп иҗаты озак еллар йозакта була.

Иҗтимагый-сәяси тормыш

Галимҗан Ибраһимов 1917 елгы Февраль революциясен Уфада каршылый, инкыйлабтан соң ул мөгаллимлек эшеннән китә, актив рәвештә иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башлый. Алар март аенда «Галия» мәдрәсәсенең тарих укытучысы, язучы Фатих Сәйфи-Казанлы һәм журналист Шәриф Сүнчәләй белән бер­гә «Ирек» газетасын оештырып җибәрәләр, аннары «Солдат теләге» газетасы белән кушылып, әлеге басма «Безнең юл» дигән яңа исем белән чыга башлый. Һәр икесендә дә Ибраһимов – мөхәррир, Сәйфи-Казан­лы секретарь була.

Үзенең сәяси эшчәнлеген Ибраһимов татар-башкорт мөселман сул эсерлар (социал-революционерлар) партиясен оештыручыларның бер­се буларак башлап җибәрә. Бөтенроссия Үзәк Башкар­ма Комитеты әгъзасы итеп сайлангач, Ибраһимов Үзәк мөселман комиссариатын төзү идеясе белән янып йөри. Мулланур Вахитов белән бергәләшеп  алар әлеге мәcьәлә буенча Ленинда һәм Сталинда булып морадларына ирешәләр. 1918 елда Сталин әлеге органны Үзәк Татар-башкорт эшләре буенча комиссариат дип үзгәртергә куша. Комисаррит җитәкчелеге ризасызлык белдереп  отставкага бирәләр, ләкин Сталин аларны үгетләп барыбер үз дигәненә ирешә. Комиссариат башта Петрогрдта эшли, соңрак Мәскәүгә күчерелә.

Комиссариат төзелгән көннән аның рәисе итеп Мулланур Вахитов билгеләнә, ә Ибраһимов аның урынбасары була. Вахитов аклар тарафыннан атып үтерелгәч, рәис булып Солтангалиев билгеләнә, ә Галимҗан Ибраһимов кабат урынбасар булып кала.

1918 елның гыйнварында Г. Ибраһимов Ко­миссариат органы булган «Чулпан» газетасын оешты­ра. Комиссариатның матбугат бүлеге Казанга күчерелгәч “Чулпан” газетасы Казандагы “Эш” газетасы белән берләштерелә. 1918 елның көзендә Ибраһимов сәламәтлеге начарлану сәбәпле Мәскәүдән Казанга күчеп кайта.

Шуны да әйтергә кирәк, 1918 елда Галимҗан Ибраһимов Татар-башкорт республикасын төзү эшләрен башлап йөрүчеләрнең берсе була һәм әлеге республиканы оештыру буенча күп санлы җыелышларда катнаша, чыгышлар ясый. Әмма 1918 елның декабрендә РКП(б) Үзәк комитеты әлеге проектны гамәлгә ашырудан баш тарта.

Галимҗан Ибраһимов сәясәт белән бергә мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген дә туктатмый. 1918 елның ноябрендә  аның инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» журналының беренче саны дөнья күрә. 1918-1919 елларда язучы татар теле һәм әдәбият фәнен укытыр өчен күп санлы дәреслекләр әзерләп бастыра. Алар арасында  «Татар сарыфы. Бишенче басма», «Әдәбият кануннары. Икенче басма», «Татар нәхүе», «Тел сабаклары. Беренче китап», «Татар телен ничек укытырга? (Телемезнең методикасы хакында бер тәҗрибә)» , «Яңа әдәбият. Беренче китап».

Ибраһимов Колчак тылында булганмы, юкмы?

Ибраһимов биографиясендә бераз бәхәсләр тудырган бер кыска гына вакыт аралыгы бар. 1919 елның җәй башында язучы башта олаучы, аннары вак-төяк белән сату итүче кебек киенеп, Көнчыгыш фронтның аклар кул астындагы Красноуфимск, Екатерин­бург, Камышлы, Төмән, Ишим, Ялуторовск, Петропавел һәм Курган шәһәрләрен һәм авылларын йөреп чыга. Колчак тылына разведкага җибәрү карарын 5 нче армия штабы кабул итә.

Кайбер язмаларда Ибраһимовның әлеге разведкада чынлап та булганмы, юкмы дигән икеләнүләр күренә. Әмма 1920 елның декабрендә Ибраһимов сул эсерлар белән араны өзеп РКП(б) (большевиклар) сафларына кергәч, ул партиягә 19120 елда  алынган булса да язучының  стажын 1917 елдан дип язалар. Шуңа күрә язучының чынлап та хәрби разведкада булуы раслана кебек.

Шулай ук тагын бер мәгълүмат буенча Колчак тылында йөргәндә, Ибраһимов булачак каенатасы Пермь сәүдәгәре Гыйльман бай Фәйзуллин белән танышуы турында да мәгълүматлар бар. Әмма Ибраһимов биографиясенә субъектив фикер бирүчеләр, язучы 1919 елда үзен эсер булганга кулга алмасыннар өчен Советлардан качып йөргән дип, аклар ягына күчкән булган дип тә язалар.

Әмма күпчелек фактлар Ибраһимовның чынлап та Колчак тылында булганын раслый.

Әдәбият һәм Гыйльми Үзәк

1918–1936 еллар аралыгында Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен 54 тапкыр 10 төрле телдә  бастыралар. 20нче елларда язучы татар әдәбиятының иң бөек әдипләренең берсе булып санала. Шул ук вакытта ул Г. Камал, Ф. Әмирхан кебек матди яктан авыр хәлгә тарыган каләм ияләренә дә игътибарын кызганмый. Әмма эмиграциягә киткән талантлы каләмдәшләрен каралтып күрсәтү адымнары да Ибраһимов тарафыннан ясала. Язучының үткен каләме астыннан Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев кебек татар зыялыларының әсәрләренә карата тәнкыйть мәкаләләре үсеп чыга.

1925–1927 елларда Г. Ибраһимов Гыйльми Үзәк җитәкчесе, бер үк вакытта Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм ТАССР ҮБК Президиумы әгъзасы.

Галимҗан Ибраһимов Гыйльми Үзәкне җитәкләгән чорында Татарстанда мәдә­ният һәм фәннең барлык юнәлешләрендә тикшеренүләр башлап җибәрә. Мәсәлән, 1925 елдан Татарны өйрәнү җәмгыяте республиканың аерым кантоннарына экспедицияләр (елга 10) оештыра башлый, үз журналын – «Татарны өйрәнү җәмгыятенең хәбәрләре» («Вестник научного общества та­тароведения», елга 4 сан) булдыра, китаплар бастыра. Шулай ук 1925 елның көзендә Г. Ибраһимов Габдрахман Сәгъдине татар әдәбияты тарихы мәсьәләләре белән шө­гыльләнү өчен Казанга чакырта. 5 ел эчендә, юга­ры уку йортларында тыгыз график белән эшләве өстенә, Г. Сәгъди утызлап гыйльми хезмәт яза.

Г.Ибраһимов 1926 елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр Бакуда узган Беренче Бөтенсоюз Тюркология съездына Татарстан делегациясенең җитәкчесе булып бара. Күп гасырлык язма мирасы булган татар халкы өчен гарәп графикасыннан латин графикасына күчүне хуплап бетермәве турында  чыгыш ясаса да, 1927 елның 3 июлендә Татарстан АССР хөкүмәтенең махсус карары белән ТАССРда гарәп язуы нигезендәге татар алфавитына алмашка латин графикасы (Яңалиф) керә.

Мәстүрә, Өммегөлсем, Хәдичә

Тарихчы Лирон Хамидуллин үзенең бер язмасында Риза Фәхретдиннең кызы Әсма Шәрәф сөйләүләренә таянып Галимҗан Ибраһимовны Дәрдемәнднең өченче кызы Розага гашыйк булуы, туй итәргә йөрүләре турында яза. Әмма билгесез сәбәпләр аркасында яшьләрнең аралары нигәдер өзелгән.

Галимҗан Ибраһимов өч тапкыр өйләнә.

Язучының беренче тапкыр гаилә коруы 1919 елда була. Аның тәүге тормыш иптәше, иҗтимагый фикердәше Мәстүрә Гыйльман кызы Фәйзуллина Пермь сәүдәгәре Гыйльман бай кызы була. Мәстүрә башта Халык мәгарифе комиссары каршындагы аналарны һәм балаларны саклау бүлегенә җитәкчелек итә. 1920 елда Татарстан хөкүмәте оешкач республиканың иң югары органы-Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) коллегиясенә сайлана.

1920 елда Галимҗан белән Мәстүрә икесе дә партиягә керәләр. 1920 елда яшь гаилә бала көтә. Ләкин тарихчы Тәэминә Биктимерова әйтүенчә, Мәстүрә белән Галимҗанга Кытайдан бер вагон тулы әйбер килә. Аны Мәстүрәнең әтисе  – большевиклардан Кытайга качып киткән Гыйльман бай җибәргән була.

Биредә йорт җиһазлары, савыт-саба, икесенә дә яхшы кием-салым, ә туачак балага үсеп буйга җиткәнче кирәкле нәрсәләр була Шушы бүләкләр аларның аерылышуына сәбәп тә була, күрәсең. Чөнки Ибраһимов бүләкләрне алуга ук бүген-иртәгә бала табарга торган Мәстүрәне ташлап чыгып китә. Чыгып киткәндә ул Мәстүрәгә: “Синең контр атаң-анаң өчен җавап биреп торасым килми”,—ди. Гаилә җимерелә. Бала да озак яшәми.

1923 елда Галимҗан Гөлсем Мөхәммәдовага өйләнә, ә Мәстүрә атаклы җырчы, үзешчән композитор Газиз Әлмөхәммәтовка кияүгә чыга.

Галимҗан Ибраһимовның икенче хатыны Өммегөлсем Даут кызы Мөхәммә­дова язучыдан 16 яшькә кечерәк була.

 Гөлсем Әстрехан шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә үсә. Үзенең истәлекләрендә ул 1922 елда Әстерханнан Казанга медецина факультетына укырга дип пароход белән килүе, юл буе Галимҗан Ибраһимовның яңа гына басылып чыккан “Безнең көннәр” романын укып килүе турында яза… 1983 елда Рабит Батуллага биргән интервьюсында Гөлсем ханым Казанга килгәч тә Һади Такташ белән йөрүе турында, хәтта өйләнешергә дә сүз куешкан булулары турында сөйли. Ләкин аны Галимҗан Ибраһимов та яратып йөргәч,  икесе арасыннан Ибраһимовны сайлавын әйтә. Ул чакта 80 яшен тутырган Гөлсем ханымның әлеге сүзләренең күпме дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүен бер Аллаһ белә инде.

1923 елда Галимҗан Ибраһимов белән Өммегөлсем өйләнешәләр. 1926 елның 5 ноябрендә, олыга­еп бара торган Галимҗанны сөендереп, уллары Рөстәм туа. Кызганыч, әмма, 1931 елда 4 яше тулып узган сабый үлә. Кайбер чыганакларда Рөстәм йөрәк параличыннан, ә какайдадыр дифтериядән үлгән диләр. Бу кайгы болай да авыру Ибраһимовның сәламәтлеген тагын да какшата, гаилә тормышына да тискәре тәэсир ясый. 1933 елда, Ялтада яшәп яткан җиреннән, Гөлсем авыру ирен калдырып аерылып Симферопольгә китеп бара һәм Кырым татар шагыйре Абдураим Шаехзадә Алтаңлы белән гаилә кора.

Авыру язучы белән соңгы елларын кичергән батыр хатын Хәдичә Мөхәммәт кызы Әпсәләмова-Фәткуллина. Алар 1933 елдан бергә яшиләр һәм 1935 елда  рәсми гаилә коралар. Хәдичә ханымның истәлекләрендә, ул үзенең 1912 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсе каршындагы мөгаллимәләр курсында әдәбият дәресләрен Г. Ибраһимовтан алуын, 1932 елда Ялтага килеп Ибраһимов белән кабат очрашуы турында яза.

1937 елда Ибраһимов кулга алынгач Хәдичә иренең язмышын белешергә дип Казанга килә, ләкин бер нинди нәтиҗә дә булмый. Шуннан соң ул туганнары янына Омскка кайтып китә. Соңыннан Казахстанның Актүбә шәһәренә китеп бара, сугыш вакытында шундагы госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. 1950 елда Алма-Атага китеп кияүгә чыга, ләкин өч елдан соң ире үлә.

Ибраһимовның соңгы көннәре

Галимҗан Ибраһимов гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Үпкә һәм бөер туберкулезы белән җәфа чигеп кан коскан язучыга 1934 һәм 1935 елларда ике операция ясыйлар. 1937 елның башында рәсми даирәләрдә
Г. Ибраһимовка карата ниндидер салкынлык барлыкка килүе сизелә башлый. Март аенда 50 яше тулу Татарстанда билгеләнми генә үтә.

1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм төрмәгә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, үпкә авыруы белән газап чиккән әдипне төрмә хастаханәсенә күчерәләр, биредә ул 50 яшендә – 1938 елның 21 гыйнварында үлеп тә китә. Бүгенге көнгә кадәр авторның җәсәде төгәл кайда ятканы билгеле түгел, чөнки аны берничә тоткын белән уртак кабергә җирлиләр. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип уйланыла. Шунда үлгәннән соң язучыга һәйкәл дә куела.

1938–1956 еллар аралыгында Г. Ибраһимовның мирасы гына түгел, исеме дә татар мәдәниятеннән алып ташлана. Шәхес культы фаш ителеп, гаепсез тоткыннарны аклау башлангач, язучы Әмирхан Еники Г. Ибраһимов эшен кабат карауны сорап мөрәҗәгать итә. Әдипне аклау хакындагы карар 1955 ел ахырында гына чыга. Әмма кызганычка каршы, әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе НКВД подвалларында юкка чыга.

Булат Ибраһимов
(“Татарлар” газетасы, 6нчы сан)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*