tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Татарстанда хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

15 нче майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Бәйге ике этапта:

– 1 нче этап – сайлап алу туры – 14 нче майда 10:00 сәгатьтә “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында;

– 2 нче этап – төп тур – 15 нче майда Урыссу бистәсе, Урыссу урамы, 60нчы йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният йортында үткәрелә.

Бәйгедә катнашучылар үз осталыкларын ике номинациядә күрсәтәчәк:

– “Коръәннең 3 җүзен (28, 29, 30) яттан белү”;

– “Коръәннең 6 җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) яттан белү”.

Моннан тыш, катнашучылардан мәһраҗ һәм тәҗвид кагыйдәләрен; 3 яки 6 җүзне яттан белү; шулай ук Коръәнне теләсә кайсы урыннан дөрес итеп укый белү таләп ителә.

Бәйгедә Россия мөселман хатын-кызлары катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Аларның һәркайсы бары бер генә номинациядә катнаша ала. Конкурс шартлары буенча, Коръән ятлау үзәкләре шәкертләре беренче номинациядә катнаша алмый. Коръән-хафизлар яки 10 җүздән күбрәк белүче тәхфизләрнең дә шулай ук 3 һәм 6 җүз номинациясендә катнашу хокукы юк. Узган “Халисә” Коръән бәйгесендә беренче урынны яулаган җиңүчеләр бары югарырак номинациядә генә катнаша ала. Тулырак – конкурс Нигезләмәсендә.

6 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урынга 50 мең, икенче урынга район башлыгы исеменнән ноутбук тапшыру көтелә. Калган җиңүчеләр һәм призерлар акчалата һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Гариза белән анкетаны һәм паспорт күчермәсен (яки туу турында таныклык), ИНН һәм Снилсны түбәндәге электрон адреска [email protected] яки 89274826912 ватсап номерына җибәрергә кирәк. Барлык сораулар белән 89274826912, 89274782509 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*