Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе “Галиҗанәп шагыйрь”дигән әдәби-музыкаль кичәләр циклын башлый.
Татар әдәбиятын барлауга һәм танытуга юнәлтелгән әлеге чара ел дәвамында барачак. Аның беренчесе 15 мартта була һәм Хәсән Туфан иҗатына багышлана.