tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә
Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә

Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанга ике көнлек гастрольләргә килә.

«Гастрольләр 15, 16 март көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында булачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

15 мартта Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтелә. Төп рольдә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев.

16 мартта театр Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» драмасын карарга чакыра.

Спектакльләр 18.30 минутта башлана.

Гастрольләр Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*