Бөтендөнья Татар конгрессының 29 август көнне уздырылган гомум җыелышында – милләт җыенында, ниһаять, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан берничә ел тикшерелгән татар милләтен саклау һәм үстерү стратегиясе кабул ителде. Кабул ителгән гамәл стратегиясен ничек бәяләдегез? Бу җәһәттән халкыбызга нинди уй-фикерләрегезне җиткерер идегез, дигән сораулар белән күренекле милләттәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.
Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, археолог:
– Сүземне бераз гына ерактанрак башлыйсым килә. 25 июльдә республика матбугатында – «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарында Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның алга таба яшәешебезне, киләчәгебезне ничегрәк күзаллавы, милләтебезнең үткәне һәм бүгенгесе турындагы мәкаләсе дөнья күрде. Мин аны бөтен татар халкына мөрәҗәгать дип кабул иттем. Анда бик мөһим мәсьәләләргә басым ясалган иде. Болар кабул ителгән гамәл стратегиясендә дә чагылыш тапкан. Бәлкем бу документның кайбер кимчелекләре дә бардыр. Шуңа карамастан әлеге стратегияне алга таба бер адым дип карыйм мин. Милләтне саклау, үстерү зарурлыгы турында берничә ел сөйләдек, фикер алыштык. Күзаллаган стратегиянең бераз киселгән, кыскартылган варианты булса да, бу документ барыбер алга китү. Хәзер без аны тормышка ашырырга, тулыландырырга, баетырга тиеш.
Әйе, проблемаларыбыз күп. Без – бик борынгы халык, гореф-гадәтләребез тирән, мирасыбыз гаять бай. Милләттәшләребезнең күбесе тарихи ватаннарында яши. Татарстан Республикасы илебезнең төрле төбәкләрендә, бабаларының туып үскән җирләрендә гомер сөрүче кардәшләребезнең милли мәнфәгатьләрен кайгыртып, хәл кадәри ярдәм итеп торырга тырыша. Россиядә икенче халык буларак та, без үзебезнең хакны хакларга тиеш. Россия Федерациясе җитәкчелеге дә татар милләтен саклауны үз бурычы итеп кабул итәргә тиеш. Без – татарлар, беренчедән, төрки цивилизациянең бер өлеше булсак, икенчедән, ислам цивилизациясенә дә карыйбыз, өченчедән, Россия цивилизациясенең дә зур бер төркеме. Без менә биш гасыр инде Россиядә яшибез. Монда – безнең тарихи җирләребез. Бу ил – татар җирендә һәм башка халыкларның туфрагында корылган дәүләт. Шуның өчен Россия әлеге туфракларда гомер сөрүче барлык халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, телләрен, диннәрен саклауга, үстерүгә булышырга тиеш. Үз заманында яулап алсалар да, бүген без – бу дәүләтне корган, Беренче, Икенче Бөтендөнья сугышларында, илне яклап, бик күп корбан биргән, ил сәнәгатен, фәнен, халык хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән халык.
Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнир Галимов, археолог-галимнән аермалы буларак, нигездә Татарстан – Башкортстан бердәмлеген кайгыртты.
– Стратегиянең нинди булачагы турында безнең республикада да сүз бик күп булган, бик күп фикер-тәкъдимнәр тупланган иде. Бу гаҗәп тә түгел. Татарстаннан кала милләттәшләребез иң күп тупланып яши торган җир – Башкортстан. Бездә бер миллионнан артык татар бар. Бәлкем стратегиядә моны калкурак чагылдырырга, тәгаенләргә кирәк булгандыр. Хәер, ничек кенә булмасын, милләт җыенында аның кабул ителүе яхшы булды. Билгеле, стратегияне тормышка ашыруда безнең дә ярдәм кирәк булачак. Татарстанга гына салынып ятсак, һич тә дөрес булмас. Әле, бәлкем, киресенчә, без үзебез Татарстанга күбрәк тә ярдәм итәргә тиештер. Без Казаннан күтәренке күңел белән кайттык. Уйлаганның, теләгәннең бөтенесен стратегиягә язып та булмый. Без анысын да аңлыйбыз. Аңлашыла ки, стратегиядә язылганнарны тормышка ашыру бер Татарстаннан гына тормый, бөтенебезнең тырышлыгы кирәк. Башкортстан татарлары, төмәнлеләр, чуашстанлылар, удмуртиялеләр, мәскәүлеләр үзенә тиешлесен, үзе булдыра алганын үз җирендә, үз төбәгендә эшләргә тиеш. Күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә, бергә эшләргә кирәк, – дип сөйләде ул.
Мордовия Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев исә милли мәнфәгатьләрне кайгыртканда үзфинанслау мехнанизмын булдыруны калку итеп куйды.
– Стратегия озак тикшерелде. Бу бер дә гаҗәп түгел. Йорт куйганда әүвәл нигез кирәк. Мин әлеге гамәл стратегиясен нигез итеп кабул итәм. Моны тормышка ашыру өчен бик күп акча кирәк булачак. Гомумән, милли эшләргә төрле чыганаклардан акча җәлеп итәргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер татар төбәкләрендә, үзара ярдәмләшү кассасы оештырып, милли мәдәниятне, татар мәгарифен саклап калуга ярдәм итәләр. Мин үзебезнең иҗтимагый оешманы яшәтү өчен үзфинанслау механизмын булдырдым. Билгеле, иҗтимагый оешмаларга дәүләт тә ярдәм итәргә тиеш. Әйтик, грантлар бирү юлы белән булышалар да. Әмма һәр елны грант алуга өметләнеп булмый. Шуның өчен татар телебезне, милли мәгарифебезне, милли мәдәниятебезне саклау, үстерүне үзебез дә кайгыртырга тиеш. Менә ун ел инде Саранскида татар китапханәсе эшләтәбез. Бина тоткан, хезмәткәрләргә түләү өчен дә кемгә дә булса акча сорап барганыбыз юк. Чөнки без аны яшәтүнең үзфинанслау механизмын булдырдык. Мин вафат булганнан соң да, татар китапханәсе яшәвен дәвам итәр дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы, һәр татар төбәгендә булдыклы татар эшкуар егетләре, кызлары бар. Төбәктәге милли мәнфәгатьләрне нигездә алар кайгыртырга тиеш дип уйлыйм мин. Инде гомуммилли мәсьәләләрне чишәргә кирәк булганда, методик ярдәмгә ихтыяҗ туганда Татарстан булышмый калмас, – дип әйтте аксакал.
Чиләбе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова, стратегиянең ниндидер өстән төшерелгән документ булмавына, һәрберебезнең куенында йөрүче гамәл дәфтәренә кертелергә тиешлегенә тукталды.
– Татар халкы үсеш стратегиясенең милләт җыены тарафыннан кабул ителүе күптән көтеп алынган, бөтен татар дөньясы тарафыннан фикер алышып, тәкъдимнәр җыеп әзерләнгән зур вакыйга булды. Шул ук вакытта без аңлыйбыз: бу дәүләтләр Конституциясе шикелле карап кына торырлык документ түгел. Бу – эш документы. Ул гел хәрәкәттә булырга тиеш. Бәлкем ул елдан-ел, айдан-ай үзгәртелеп, тулыландырылып торыр. Без аны юнәлеш бирүче документ итеп кабул итәргә тиеш. Дөрес, Казанда милләт җыены алдыннан да, кабул иткәч тә, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кайберәүләр, без менә мондый маддәләр кертергә тәкъдим иткән идек, тик алар юк, дип ризасызлык белдерде. Тик стратегиягә тәкъдим ителгән бөтен нәрсәне дә кертү мөмкин түгел. Ул – юнәлешне күрсәтүче төп документ, без шуның буенча эшләргә тиеш. Бәлкем кайбер фикер-тәкъдимнәрне тора-бара стратегиягә кертмичә дә булмас. Монысы да аңлашыла. Һәрхәлдә, без Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессында, өлкәбездәге бөтен шәһәр-авылларда стратегиядә язылганнарны җиң сызганып тормышка ашыра башлаячакбыз, дип килештек. Тагын бер фикеребез бар. Стратегиянең төп пункты – нинди генә бәйгеләр, ярышлар уздырылмасын – милләтебезнең бетеп бару процессын туктату, гаиләдән башлап, олысын, кечесен читкә тибәрмичә, телебезне өйрәнү, саклау механизмы булдыру. Чиләбе өлкәсе татарлары алдында торган иң зур мәсьәлә бу. Кайбер кешеләрнең холкында шундый сыйфат бар. Андыйлар, бер ай, ике ай, бер ел, ике ел узды, стратегиядә куелган зарур эшләрнең берсе дә ныклап тормышка ашырылмый, үтәлми, дип зарлана башлый. Никтер алар стратегияне үзләре үк тормышка ашырырга тиеш булуын, үзләреннән ниндидер өлеш кертелергә тиешлеген аңлап бетерми. Стратегиядә куелган максатларны алга куеп, һәрберебез, үзебез эшләргә тиеш. Шуңа күрә кабул ителде дә инде, – дип белдерде ул.
Рәшит Минһаҗ