tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Абдулла улы Әбдершинга мемориаль такта куелачак
Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Абдулла улы Әбдершинга мемориаль такта куелачак

Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Абдулла улы Әбдершинга мемориаль такта куелачак

9 сентябрь көнне Иваново Җәмигъ мәчете коймасында Советлар Союзы Герое Алимкәй Абдулла улы Әбдершинга (1911-1983) мемориаль такта куелачак. Алимкәй Абдулла улы Әбдершин Мордовиядә туган, аннан Ивановода яшәгән һәм эшләгән. Фронтка да Ивановадан китә.

Агымдагы ел башында Иваново өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иваново өлкәсе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Усман улы Ляпин герой истәлеген мәңгеләштерү тәкъдимен кертә. Мемориаль тактаны 7 майда – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә туры китереп урнаштыру билгеләнгән булган, әмма аннары Covid-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә күчерелгән.

Әйтергә кирәк, Иваново Җәмигъ мәчете коймасында урын алачак мемориаль такта беренчесе түгел. Биредә инде Ивановоның өч данлыклы шәхесенә истәлек такталары урнаштырылган. Узган елда биредәге тәҗрибә белән Ивановога эш сәфәре кысаларында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та танышты һәм бу эшчәнлеккә уңай бәя бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*