Татарларның үз дәүләтчелеген югалтып урыс дәүләте составына кушылып яшәүләренә 5 гасыр булып килә. Октябрь аенда Казандагы татар җәмәгатьчелеге әлеге караңгы елларда Казан ханлыгы башкаласын яклап шәһит булып киткән әби-бабалары рухын искә алып дога кылалар. “Хәтер көне” дип исемләнгән әлеге чарада күп очракта татар язучы-шагыйрьләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, матбугат хезмәткәрләрен, кайбер очракта хөкүмәт вәкилләрен дә күреп була. Шулай ук хәтер көнендә Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл республикаларыннан һәм башка регионнардан килгән вәкилләр дә катнаша.

Казан ханлыгы 1437-1438 елларда Олуг Мөхәммәд хан тарафыннан оеша. 1487 елга кадәр Казан ханлыгының чәчәк аткан чоры. Ханлык эчендәге чуалышлар 1479 елларда, Ибраһим хан вафатыннан соң башлана. Ибраһим ханның ике хатыны була. Фатыйма һәм Нур-Солтан ханбикәләр (Ибраһим хан Хәлил хан үлгәч аның тол калган хатыны Нур-Солтанга да өйләнә). Фатыйма ханбикәдән аның өч баласы: Илһам (кайбер чыганакларда аны Али хан дип тә әйтәләр), Ходай-Кол, Мәлик-Таһир; Нур-Солтан ханбикәдән: Мөхәммәд Әмин һәм Габдел-Латыйф, шулай ук кызлары Гәүһәршат һәм башка кызлары булуы билгеле. Ибраһим хан үлгәч Нур-Солтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыгып, үзе белән кечкенә малае Габдел-Латыйфны алып Бакчасарайга китә. Казан тәхете өчен варисны билгеләгән вакытта дәүләт эчендәге бәкләр, морзалар, эре сәүдәгәрләр ике якка бүленәләр. Киләчәктә бу төркемнәр Кырым һәм Ногай ханлыгы тарафдарлары һәм урыс дәүләте яклылар буларак формалашып бетә. Хан тәхетендә Ибраһим ханның Нур-Солтаннан туган малаен Мөхәммәт-Әминне күрергә теләүчеләр урыслар яклы сәясәтне алга сөрүчеләр, ә Ибраһим ханның Фатыймадан туган малаен Илһамны хан итеп күрергә теләүчеләр Көнчыгыш төркем тарафдарлары була. Ханлыктагы хакимияттә әлеге төркемнәрнең оешып китүе сәүдәләре һәм табышлары Көнчыгыш һәм Урыс дәүләте җирләре белән бәйле булган сату-алулардан гыйбарәт. Нәтиҗәдә Ногай ханлыгы татарлары ярдәме белән тәхеткә Ибраһим ханның Фатыймадан туган малае Илһам утыртыла. 10 яшьлек Мөхәммәт-Әминне Казан ханлыгыннан Иван III гә җибәрәләр (Иван III гә җибәрү бу коллыкка җибәрү дә, качып китү дә дигән сүз түгел. Казан ханлыгы белән урыс дәүләте арасында ясалма дуслык җепләре гел булган, шуңа күрә хан тәхете варислары җитәкчелек тарафыннан килешенеп, урыс дәүләте җирлекләрендә яшәргә, шундагы вәзгыять белән танышырга җибәрелә торган булганнар).

1487-1521 еллар. Казан ханлыгында урыс протектораты еллары
Тарихчы Михаил Худяков 1487-1521 елларны Казан ханлыгында урыс протектораты еллары дип атый. Чөнки бу елларда Казан ханлыгындагы Көнчыгыш төркем тарафдарларының күпчелеге юк ителә, качып китә алганнары Казаннан качалар. Илһам хан Вологда шәһәрендә әсирлектә үлә. Әнисе Фатыйма ханбикә шулай ук әсирлектә Карголама шәһәрчегендә үлә. Тәхеткә Мөхәммәт Әмин утыргач ике дәүләт тә бер үк дәрәҗәдә тигез дигән килешүләр төзелә. Ләкин Казан яу белән Руссиягә бармаска; яңа хан куясы булса бу турыда рус кенәзе белән киңәшләшергә тиеш булуын һәм Казан ханлыгында яшәүче урысларның мәнфәгатьләрен якларга тиеш дигән пунктлар языла. Әлеге килешү Казан ханлыгы белән Руссия кенәзлегенең сәяси көчен тигезләү максатыннан төзелсә дә, чынлыкта рус дәүләте Казаннан шактый күпкә югарырак күтәрелә.
1490 елларда Көнчыгыш оппозициясе кабаттан көч туплый. Кол Әхмәт җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр Казанга Себердән китертелгән Мамык ханны куялар, ләкин Мамык хан озак та үтми Кол Әхмәт һәм аның тарафдарлары белән исәпләшмичә эш итә башлый, бу үз чиратында Кол Әхмәтнең урыс сәясәте яклы төркемгә кушылып Мамык ханны фетнә белән бәреп төшерүгә китерә. Урыс сәясәте яклы бәкләр һәм сәүдәгәрләр Иван III ризалыгы белән Казанга 20 яшьлек Габдел-Латыйфны хан итеп чакырталар. Габдел-Латыйфның 25 яше тулганчы дәүләт белән Кол Әхмәт бәк җитәкчелек итә, ләкин 25 яшен тутырган хан җитәкчелекне үз кулына алып киңәшчеләре белән исәпләшмичә эш йөртә башлый. Нәтиҗәдә Кол Әхмәт тарафдарлары бу турыда Руссия дәүләтенә хәбәр биреп Казан ханлыгы халкын Габдел-Латыйфка каршы оештыралар. Ахыр чиктә урыс гаскәре ярдәмендә Габдел-Латыйф тәхеттән төшерелә. Аны әсир булып Белоозеро шәһәренә алып китәләр. Ул шунда якынча 1517 еллар тирәсендә вафат була. Урыс сәясәте яклы төркем тырышлыгы белән тәхеткә кабат Мөхәммәт Әмин утыра. Аңа инде бу вакытта 30 яшьтән арткан була. Беренче эш итеп Мөхәммәт Әмин рәсми булмаган дәүләт җитәкчесе Кол Әхмәткә карата гаеп табып аны дәүләт эшеннән азат итә. Мөхәммәт Әминнең әлеге адымга баруын 1495 елда тәхетен шушы кеше аркасында югалтуы, шулай ук энекәше Габдел-Латыйфның тәхеттән төшерелүе сәбәпләре белән аңлатырга кирәк. Кол Әхмәтнең юк ителүе Казан ханлыгындагы Рус дәүләте яклы төркемнең көчен какшата.

Мөхәммәт Әмин вафатыннан соң Кырым ханлыгы җитәкчелеге Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәйне куерга тәкъдим итәләр, ләкин шәһәрдә кабат көч туплаган урыс фиркасе Руссия дәүләте тарафыннан Касыйм ханлыгыннан китертелгән 13 яшьлек Шах Галине хан итәләр.
1521-1550 еллар. Милли үзаң яңарышы чоры
1521 елда Казандагы Көнчыгыш төркем бәкләре һәм морзалары тарафыннан фетнә кубып Шаһ Галине куып аның урынына Кырымнан китертелгән Сәхиб-Гәрәйне хан итеп куялар. Сәхиб Гәрәй Кырым ханы Миңле-Гәрәйнең малае. (Нур-Солтан ханбикә Сәхиб Гәрәйнең үги әнисе, ире Ибраһим хан үлгәч Казаннан китеп Нур-Солтан Миңле-Гәрәйгә кияүгә чыккан була). Яңа куелган хан беренче эш итеп урысларга каршы яу белән чыга. Әлеге яуларның нәтиҗәләре Казанлылар өчен уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма шунысы ачык, 1524 елда Сәхиб Гәрәй тәхетне калдырып Константинопльгә (Госманлылар Империясенә) китә. Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәйнең туганы Сафа Гәрәй утыртыла. 1531 елда урыс яклы төркем тарафыннан фетнә буласын белеп алган Сафа Гәрәй хатыны белән качып китә. Казанда Гәүһәршат ханбикә (Казан ханы Ибраһим хан белән Фатыйма ханбикә кызы) җитәкчелегендә вакытлы идарә төзелә. Әлеге идарә Мәскәү тәкъдим иткән Шах Галине хан итеп кабул итмиләр, ләкин аның энесен Җан Галине кабул итәчәкләрен белдерәләр. 15 яшьлек Җан Гали Казан ханы була. 1535 елда Җан Гали Ногай бәге Йосыфның кызы Сөембикә белән өйләнешәләр. Озак та үтми Казан ханлыгы кабат урыс карамагыннан чыгарга теләп, кенәз Василий III үлемен файдаланып, Казанда фетнә кубаралар. Урыслар яклы булган бәкләр, сәүдәгәрләр үтерелә, нәтиҗәдә фетнә вакытында Җан Гали да вафат була. Казанлылар Казан тәхетенә кабаттан Сафа Гәрәйне чакыралар. Сафа Гәрәй тол калган Сөембикәгә өйләнә. 1546 елга кадәр идарә итә. 1546 елда фетнә кубып Казанга кабаттан Шаһ Гали хан булып килә, ләкин 1 айдан соң Ногайлар гаскәре ярдәме белән Сафа Гәрәй кабаттан Казан тәхетен кайтара. 1549 елда Сафа Гәрәй билгесез сәбәпләр аркасында үлеп тә китә. Сафа Гәрәй хан Казан тәхетендә 27 ел утыра. Әлеге елларны Казан ханлыгының милли үзаңы яңарышы дип кабул итәргә кирәк.
1549-1551 елларда, Сафа-Гәрәйнең Сөембикәдән туган малае Үтәмешгәрәйнең яше җитмәү сәбәпле, дәүләт белән аның исеменнән әнисе Сөембикә ханбикә идарә итә. Урыс гаскәрләре Казан сәүдәгәрләренә ирекле сату-алу юлын буу нәтиҗәсендә ханлыкның халкы Сөембикә һәм Көнчыгыш тарафдарлары сәясәтенә каршы туплана башлыйлар. Казан ханлыгындагы Кырым яклы төркем урысларга тоткынлыкка төшә. Ханлыкта Ходай-Кол оглан һәм Нур-Али бәк җитәкчелегендә яңа вакытлы идарә төзелә. Кабаттан сәүдә эшләрен җайларга теләү максатыннан яңа җитәкчелек Урыс дәүләте белән дустана мөнәсәбәтләр урнаштырыга ашыгалар. Зөя шәһәренә сәйед Кол Шәриф һәм Бибарс бәк Растов җитәкчелегендә илчелек җибәрелә. Зөядә Казан тәхетенә утыруга өметләнеп көтеп торучы Шаһ Гали белән бик җитди сөйләшүләр алып барыла. Мәскәү илчеләре кушуы буенча 1551 елда Казан морзалары һәм бәкләре Сөембикә ханбикәне һәм тәхет варисы Үтәмешгәрәйне Иван IV биреп җибәрәләр. Үз чиратында урыс дәүләте ханлыкның Тау ягы дигән өлешен рәсми рәвештә үз составына кабул итәчәге турында, ә Шаһ Гали Казан ханлыгының Руссия составына кермәгән өлешенә генә хан булуын искәртәләр. Ләкин рәсми рәвештә бу турыда Казан халкы белми. Явыз Иванда тоткынлыкта булган Сөембикә ел ярымнана соң Касыйм ханы Шаһ Галигә хатынлыкка бирелә, ханбикә шушы җирләрдә үлә дә. Ә Үтәмеш Гәрәй Руссия дәүләте җирләрендә калып киләчәктә чукындырыла. 1552 елда Казан ханлыгы тулысынча басып алына. Казан ханлыгының соңгы ханы булып Әстерхан ханы Касыймның малае Ядегәр хан була. (1552 март-октябрь). Казан ханлыгының бәкләре, морзалары һәм башка югары дәрәҗәләрне биләгән ирләре русларның ханлыкны басып алачакларына ышанмыйлар, ләкин дошман гаскәрләре кирмән янына килеп ут ачкач, милли үзаңы булган Казан халкы соңгы сугышка күтәрелә. Казан ханлыгында 1551 еллардан мөселман руханиларының башлыгы булган сәйед Кол Шәрифнең батырлыгы аеруча игътибарга лаек. Үзенең шәкертләре белән Иван IV илбасарларына каршы сугышып дин эшлеклесе Казан ханлыгының башка сугышчылары кебек үк изге сугышта шәһит булып китеп бара. Кол Шәриф турында сөйләгәндә аның татар әдәбиятына һәм тарихына керткән өлеше турында да әйтеп узарга кирәк. Бүгенге көндә аның Шәриф Хаҗитархани тәхәллүсе белән язылган “Зафәрнамәи вилаяте Казан” әсәре (“Казан мәмләкәтенең 16 җиңүе турында язма”), “Кыйссаи Хөбби Хуҗа” поэмасы һәм дүрт шигыре билгеле.
Казан алынгач та Казаннан читтә баш күтәрүчеләр җитәкчесе Гали Әкрам үзен Казан ханы дип атый. Әлеге кеше Ногай бәге Йосыфның малае, Сөембикәнең абыйсы була. Кызганычка каршы аның гомере дә урыс гаскәрләре белән сугышта өзелә. Әлбәттә урыс дәүләтенә кушылырга теләмичә баш күтәрүләр әле шактый еллар дәвам итә, ләкин ни кызганыч 1552 елдан соңгы тарих сәхифәләрендә Казан ханлыгы дигән татар дәүләте башка искә алынмый.
Язмамны “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” дигән татар халык мәкале белән тәмамлыйсым килә. Үткәндә тарих булып калган вакыйгалар, киләчәк өчен гыйбрәт булсын иде.
Булат Ибраһимов