tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел: бәхәсләр һәм сабаклар
Туган тел: бәхәсләр һәм сабаклар

Туган тел: бәхәсләр һәм сабаклар

Киеренке көз

Быелгы көз айлары тарихка кереп калачак. Яңгырлы җәйдән соң килгән җылы көннәр, яшел яфраклы агачлар ничек хәтердә калмасын? Шул ук вакытта милли җәмәгатьчелектә  рухи киеренкелек, хәвефләнү халәте сизелә. Чөнки яңа уку елы башлангач та гадәттәгечә тырыша-тырыша туган телне, башка фәннәрне өйрәнү, күбрәк белем сеңдерү кайгысына чират җитми башлады. Бу юлы башка хафалар алга килеп басты. Тагын да хәтәррәк темалар бар икән бит. Мәсәлән, республикаларның рәсми теле нинди хәлдә? Мәктәпләрдә милли телләрне көчләп укытмыйлармы? Әйтик, татар телен укыту сәгатьләрен арттырып җибәрмиләрме? Рус телен укытуга игътибар һәм вакыт җитәме?

Мондый сорау-фикерләр, гадәттә, мәктәптә педагогларның методик киңәшмәләрендә күтәрелсә, быел алар матбугатта, хакимият органнарында  кызу бәхәсләр уятты. Ил башлыгы күрсәтмәсе буенча прокуратура хезмәткәрләре барлык мәктәпләрне дә тикшереп, документлар карап, ата-аналар, педагоглар белән сөйләшү башладылар. 30 ноябрьгә кадәр Россия прокуратурасы ил күләмендә йомгак ясап, ниндидер хөкем чыгаруга шартлар әзерләячәк. Һичшиксез, кемнедер гаепләү, кискен адымнар ясалу булыр дип әйтеп булмый. Алар булырга да, булмаска да мөмкин. Шулай да килеп туган вәзгыять күңелле түгел, бүгенге хәлләр күңелгә шом сала.

Бүленә башладык түгелме?

«Йошкар-Ола шаукымы» безне бүлгәли башлады бугай. Татарлар һәм татарстанлылар арасында төркемләнү, бүленү галәмәтләре күренә. Безнең арада зыялы һәм милли аңлы, рус, татар телләрен һәм чит ил телләрен белгән кардәшләр аз түгел. Икенчеләр бөтенләй башкачарак: алар җирле халык телен дә белмичә, татар телен (Татарстанда) дәүләт теле буларак өйрәнмәү өчен көрәшәләр. Кайбер рус һәм башка милләт вәкилләре, капма-каршы тарафта, алар әлләни күп булмасалар да, татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксыналар, театрга, концертларга йөриләр, татарча сөйләшәләр. Катнаш гаиләдә үсүчеләр яки туган телен белмәгән татарларның балалары арасында милли телгә караш төрлечә: аны өйрәнүчеләр, яратучылар да, киресенчә, аннан ваз кичүчеләр, башка тел, башка милләт хозурына тартылучылар да җитәрлек. «Рус телле ата-аналар комитеты» кебегрәк махсус оештырылган төркемнәргә ияреп, Татарстан мәгариф һәм хакимият системасына каршы торучылар да очрый. Алар балаларын татар теленә өйрәтмәүне сорап гариза язарга үгетләүче «отказниклар»ны арттырырга омтылалар.

Милли мәгарифне саклау, үстерү өчен җанын фида кылган кардәшләр дә җитәрлек.

Россиянең татар укмашып яшәгән төбәкләрендәге милләттәшләрнең хәле һәм мәнфәгатьләре үзгәрәк. Алар туган телне балаларына укыту өчен елына 3 гариза язарга әзер. Мондый бүленеш һәм ярымфәнни иҗтимагый бәхәс чорында безгә ниләр эшләргә соң?

 Туган телне яклау, мәгарифне камилләштерү буенча «октябрь тезислары»

Бәлки бүгенге четерекле һәм хәтәр мәлдә шушы «октябрь тезислары» кайберәүләргә каушап калмаска, чамасыз кызып китмәскә, аягөсте йоклап йөрмәскә, өметне өзмәскә ярдәм итәр?

Беренчедән, Россиядә милли республикаларның булуы, аларның дәүләт телләрен кертергә хокуклары РФ Конституциясенә, РФ халыклары телләре турында канунга язылган. Бу хокукларны яклар өчен кануннарны, мәгариф системасының идарә ителү тәртибен белергә кирәк. Телләр укыту һәм аерым фәннәр буенча татарча белем бирергә сәләтле кадрлар үстерергә күптән вакыт. Алар ата-аналар арасында да, милли оешмаларда да күбрәк булсын иде. Бәлки мәгариф өлкәсендә хокукларны һәм методиканы өйрәтү өчен махсус консультация, семинарлар оештырырга да вакыт җиткәндер?

Икенчедән, мәгариф белән сәясәтне бутарга юл куелмасын иде. РФ Президенты рус ата-аналарының шикаятьләрен, моң-зарларын тыңлап, аларга ярдәм итәргә тырыша, күрсәтмәләр бирә икән, бусы бер нәрсә. Хәзер Россия дәүләте бөтен дөньяда рус телен яклый. «Россотрудничество» агентлыгы каналлары аша төрле илләрдә 4000 рус мәктәбе, бик күп мәдәни үзәкләр, китапханәләр, мәгълүмат чаралары ачкан. (Татар мәктәпләре һәм мәдәният учаклары да шул ук тәртиптә төзелсә, канунга ярашлы булыр иде)

Милли республикаларда рус телен яклау, аны укыту өчен җиң сызганып көрәшкә чыгу омтылышлары бар. Аллага шөкер, Татарстанда һәм татар мохитендә рус телен өйрәнү, куллану начар хәлдә түгел, рус телен белү, өйрәнү гадәти хәл. Бу теманы сәясиләштермәү өчен дәлилләр китерү, мәгълүмат чараларының эзлекле һәм сыйфатлы эшләве зур бәлалардан коткарыр иде.

Өченчедән, дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та татар телен укыту, җиңел генә сөйләшергә өйрәтү өчен катгый чаралар күрергә вакыт. Еллар буе мәктәптә көн саен татар телен укып та, өч авыз сүз әйтә алмаучылар очрап тора.

Җитмәсә, сөйләшә белмәгән балага грамматика ятлатып, ата-аналар белмәгән телдә өй эшләрен эшләтәбез. Ул «родитель»ләр үзләре белмәгән, өйдә кулланылмаган телне бала ничек өйрәнсен инде? Менә шундый чакларда протест һәм «отказниклар» хәрәкәте күтәрелә башлый да. Методикасы иске, кайбер укытучыларның   белем дәрәҗәсе дә түбән булса, хәтта атнага 5 түгел, 15 дәрес укытсак та, телебезгә нәфрәт кенә уятачакбыз!

Дүртенчедән, туган тел ул аралашу чарасы гына түгел, милли үзаңны саклау, әдәбият-сәнгатьне, гореф-гадәтне аңлату, әхлакый тәрбия бирү, татарны татар итү әсбабы да. Телдән, милләттән бизгән, ата-ананы ихтирам итмәгән, хезмәткә һәм тәртипкә, гыйлемгә тартылмаган буын үссә, бу халык өчен дә, дәүләт өчен дә афәт булачак!

Бишенчедән, милли-мәдәни эшләрне оештыру, туган телне саклау, аның куллану тирәлеген киңәйтү, милли үзаңны үстерү чаралары күз буяу өчен генә узмасын иде. Бу исә милли оешмаларның да, дәүләт карамагындагы мәктәпләрнең, мәдәният учакларының, мәгълүмат чараларының нәтиҗәле, ялгансыз, заманча эшләвеннән тора.

Алтынчыдан, без «татар теле», «рус теле» дип лаф орган арада, яшьләребез гомумән телдән, милләттән, традициядән бизә. Хәзер бала-чага көннәр буе телевизор, компьютер, гаджетларга күз төбәп утыра. Алар рус, татар һәм башка телләрдән, мәдәнияттан читләшә, аннан гайре мохиткә күнегә. Инде хәрефләр, сүзләр тану урынына сурәтләр, интернет аша таралучы видеотамашалар аша «гыйлем» алу гадәткә керә. Бөтенләй башка дөнья кешеләре үсүгә шатланыйкмы инде? Глобализация чорында табышлар гына түгел, югалтулар да җитәрлек! Нинди кешеләр үсә, белгечләр буламы, акыл һәм күңел байлыклары ничектер бит әле?! Бу исә татарга да, руслашкан гавәмгә дә карый.

Җиденчедән, татар яки рус теленнән аерылып торган аңлашу, коммуникация чаралары бар. Юк, инглиз яки эсперанто теле түгел, ә математик формулалар, химик реакцияләр, физика кануннары, медицина терминнары, шул ук видеокүренешләр теле. Менә алар да күтәрелә, торган саен көчәя бара. Калын-калын китаплар, озын романнар уку бик аз катлам өчен генә юаныч булып бара. Тел байлыкларын, рухи дөньяны глобализация йотарга торган заманда яшибез!.

Сәяси басымга бирешмичә, милләтләрне һәм телләрне махсус тегермәндә тартуның кирәксез гамәл икәнлеген үзебез раслап, дәлилләп тормасак, моны кем эшләр?

Сигезенчедән. Әйдәгез, татарлар үзара башка телдә сайрашмыйк. Үз телебездә күбрәк сөйләшик, язышыйк, затлы әсәрләр укыйк, тапшырулар тыңлыйк һәм карыйк, балаларыбыз ишетеп үссен! Якташ милләтләрнең дә колагы күнегә торсын. Аллага тапшырдык!

Римзил ВӘЛИ, “Халкым минем” газетасыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*