Үткән гасырның 50-60нчы елларында илебездә, Бөек Ватан сугышы яралары да төзәлеп бетмәгән булуына карамастан, икътисад һәм социаль өлкәләр үсеш кичерә, фән, мәгариф, иҗат һәм сәнгать югары темпта алга ыргыла.
Авыл яшьләре дә югары белем алырга тырышалар, укып чыккач, сәнәгать предприятиеләре коллективларында, Фәнни тикшеренү институтларында, сәламәтлек һәм мәгариф, төзелеш һәм авыл хуҗалыклары өлкәләрендә эшлиләр…
Бу процесслар төрле милләт халыкларын үз артыннан ияртә. Әлбәттә, татарлар да читтә калмый. Нәкъ шул чорда татар интеллигенциясе сафлары колач җәя һәм ныгый башлый, алдынгы фикер ияләре, социалистик строй биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, милли мәдәният язмышын кайгырып, күтәрелә башлыйлар. Әйе, бу процесслар нәкъ шул вакытта башланды. Горбачев чорына кадәр ерак иде әле.
60нчы еллар ахырында Куйбышев югары йортларында укучы студентлар һәм эшли башлаган яшь инженерлар, берләшеп, татар милли тормышына яңа сулыш бирергә ниятлиләр. Шундый энтузиастларның берсе Әхмәт Мөхәммәт улы Нәфыйгин иде. Ул гаҗәеп чорда яшәгән һәм цивилизация казанышларыннан куллана алган, шул ук вакытта күңелендә татарлык орлыклары шыткан гаҗәеп язмыш ияләренең берсе иде.
Әхмәтнең мәктәпкәчә чоры Татарстанның Тархан авылында үткән. Сугыштан соң гаилә Куйбышевка күчеп килә, үз тирәләрендә татарларны туплый башлый. Әхмәтнең бөтен дуслары да татарлар була. Бергәләшеп кинога, татар концертларына, спектакльләргә йөриләр, мәктәпне тәмамлагач, барысы да югары уку йортларына укырга керәләр.
1963 елда бишенче курста укыган Әхмәт “Прогресс” заводына практика үтәргә килә һәм, илле ел шунда эшләп, лаеклы ялга чыга. Ләкин эш кенә канәгатьләндерми аны, татар егетенең татар концертларына, татар театрына йөрисе килә. Ә Куйбышевта ул вакытта хәтта татар радиосы да булмый. Менә шул борчый да инде яшьләрне. Загородный парктагы очрашуларда, туйларда һәм кич утыруларда бу мәсьәлә һәрвакыт күтәрелә. Ләкин берләшү өчен ни эшләргә кирәклеген белмиләр әле алар…
1969 елда комсомолның өлкә комитеты ярдәме белән Металлурглар мәдәният сараенда оешкан “Ялкынлы яшьлек” ансамбле татар яшьләренә күкрәк киереп суларга мөмкинлек бирә.
Юк, җиңел булмаган аларга. СССР халыкларының интернациональ йолдызлыгы идеясен нигезләргә, “югарыдагы” ишекләрне ача белергә кирәк иде бит әле. Дәлилли алдылар, яшьләргә ышандылар, акча бирделәр, ставкалар ачылды. Беренче артистларның берсе — җырчы Асия апа Шәймәрданова ул вакытларны болай искә ала: “Талантлы җырчыларны һәм биючеләрне табарга кирәк иде. Илгиз Колючев һәм аның алыштыргысыз ярдәмчеләре Әхмәт Нәфыйгин, Шамил Сатдаров, Камил Шамкаев предприятиеләр, тулай тораклар буйлап йөреп, җыелышлар һәм очрашулар үткәрделәр, коллективка үзешчән артистларны берәмтекләп җыйдылар, биеп-җырлап күрсәтүләрен таләп иттеләр. Ә ансамбль беренче адымнарын ясый башлагач, магнит кебек яшьләрне дә, тамашачыларны да үз тирәсенә җыйды».
Куйбышев татарлары инициативасы турында Казан артистлары да ишетеп беләләр иде. Ышанмаслык хәл, ике мәртәбә Дзержинский клубында аншлаг белән үткән концерттан соң, Нәфыйгиннарның өендә Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров та кунак булган иде. Ул вакытта Әхмәт абыйның әтисе Мөхәммәт бабай һәм әнисе Әминә апа исән иделәр. Берничә ел шулай йөрештеләр алар.
Егерме еллар чамасы «Ялкынлы яшьлек» безнең шәһәрдә эшләп торган мәдәният үзәге булып хезмәт итте. Әхмәт Нәфыйгинның “Туган тел” җәмгыятен оештыручыларның берсе булуы да табигый хәл иде. Утыз елдан артык гомерен иҗтимагый эшкә багышлады, чараларның материаль-техник базасын тәэмин итүдә һәм финанслар өчен җаваплы кеше кирәк булганда, аны һәм хатыны Дания апаны соралалар иде.
2021 елның октябрендә Әхмәт Нәфыйгин гүр иясе булды. Без аның басынкы холкын, ашыкмыйча гына сөйләвен, тапшырылган эшкә җаваплы каравын, бөтен җирдә тәртип урнаштырырга тырышуын хәтерләрбез, үрнәк итеп күрсәтербез. Урыны җәннәттә булсын иде.
Шамил ГАЛИМОВ
Чыганак: «Бердәмлек» газетасы