Күренекле өчкүлле милләттәш якташыбыз, 1941-1945 еллардагы сугыш каһарманы Хафиз Фаттахетдиновны безнең якларда белмәгән кеше юк мөгаен.
Ул 1936-1940 елларда Кочко-Пожар педучилищесында белем алып, Мәскәү хәрби артил-лерия училищесына укырга керә, әмма ләкин сугыш башлану сәбәпле, аны тәмамлый алмый, чөнки лейтенант дәрәҗәсендә фронтка китә.
Сталинград бәрелешендә батырларча сугыша һәм капитан дәрәҗәсендә вафат булганнан соң (14.01.1943), ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә (бүләкләнү кәгазе 20.01.1943 ел белән имзаланган). Тик югары хәрби түрәләр аңа Ленин ордены бирү белән генә чикләнә һәм анысы да гаиләсенә килеп ирешми.
Хәзер безнең Өчкүлдә герой яшәгән йорт урынында аның истәлегенә һәйкәл басып тора, бер урам Х.Фаттахетдинов исемен йөртә. Герой исеменә лаеклы батырлык күрсәткән авылдашыбызга Уразавыл «Патриот» паркында да бер урын табылса, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә яхшы үрнәк булыр иде. Ә Волгоградта Сталинград батырларының туганлык каберлеге мемориалында якташ героебызның исеме алтын хәрефләр белән мәңгеләштерелгән. Исемдә, Кочко-Пожар педучилище бинасында да аның якты истәлегенә элмә такта урнаштырылган иде.
Волгоградның бер үзәк районында сугыш батырлары: очучы Владимир Каменщиков, испанияле Рубен Ибаррури һәм безнең артиллерист Хафиз Фаттахетдиновка аерым һәйкәл дә булдырылган һәм ул туристик картада мөһим урын алып тора. Берсе кызганыч, кызыксынган туристларга шушы өч герой турында сөйләгәндә, гид Каменщиков белән Ибаррури фотосурәтләрен генә күрсәтә торган булган. Хәзер менә безнең Хафизның да фотосы ул гидларның бер хезмәт әсбаплары булып торачак, чөнки улым Илдар “Вымпел” хоккей клубында тәрбияләнүчеләре белән Мәскәүдән Волгоградка барып чыгачагын белгәч, бу хакта алдан әзерләндек: “авылдашларыннан” дип, махсус венок ясаттык һәм Хафизның сугышчан фотопортретын табыштырдык. Ә Бөек Җиңү көнендә Илдар улым шушы һәйкәлгә барып чыгып, Хафизның портретын тапшырды, венок куйды, тәрбияләнүчеләре чәчәкләр салды. Бу инде авылдашыбызның каһарманлыгына 80 ел тулу сәбәпле, үзенә күрә бер истәлекле бүләккә тиң булган тарихи вакыйга.
Әхмәт СӘИТБАТДАЛОВ.
Мәскәү-Өчкүл.