tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Герой батырлыгына 80 ел
Герой батырлыгына 80 ел

Герой батырлыгына 80 ел

Күренекле өчкүлле милләттәш якташыбыз, 1941-1945 еллар­дагы сугыш каһарманы Хафиз Фаттахетдиновны безнең якларда белмәгән кеше юк мөгаен.

Ул 1936-1940 елларда Кочко-Пожар педучилищесында белем алып, Мәскәү хәрби артил-лерия училищесына укырга керә, әмма ләкин сугыш башлану сәбәпле, аны тәмамлый алмый, чөнки лей­тенант дәрәҗәсендә фронтка китә.

Сталинград бәрелешендә батырларча сугыша һәм капитан дәрәҗәсендә вафат булганнан соң (14.01.1943), ул Советлар Со­юзы Герое исеменә тәкъдим ителә (бүләкләнү кәгазе 20.01.1943 ел белән имзаланган). Тик югары хәрби түрәләр аңа Ленин ор­дены бирү белән генә чикләнә һәм анысы да гаиләсенә килеп ирешми.

Хәзер безнең Өчкүлдә герой яшәгән йорт урынында аның истәлегенә һәйкәл басып тора, бер урам Х.Фаттахетдинов исе­мен йөртә. Герой исеменә лаеклы батырлык күрсәткән авылда­шыбызга Уразавыл «Патриот» паркында да бер урын табылса, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә яхшы үрнәк булыр иде. Ә Волгоградта Сталинград батырларының туганлык кабер­леге мемориалында якташ героебызның исеме алтын хәрефләр белән мәңгеләштерелгән. Исемдә, Кочко-Пожар педучилище би­насында да аның якты истәлегенә элмә такта урнаштырылган иде.

Волгоградның бер үзәк районында сугыш батырлары: очучы Владимир Каменщиков, испанияле Рубен Ибаррури һәм безнең артиллерист Хафиз Фаттахетдиновка аерым һәйкәл дә булды­рылган һәм ул туристик картада мөһим урын алып тора. Берсе кызганыч, кызыксынган туристларга шушы өч герой турында сөйләгәндә, гид Каменщиков белән Ибаррури фотосурәтләрен генә күрсәтә торган булган. Хәзер менә безнең Хафизның да фо­тосы ул гидларның бер хезмәт әсбаплары булып торачак, чөнки улым Илдар “Вымпел” хоккей клубында тәрбияләнүчеләре белән Мәскәүдән Волгоградка барып чыгачагын белгәч, бу хакта алдан әзерләндек: “авылдашларыннан” дип, махсус венок ясаттык һәм Хафизның сугышчан фотопортретын табыштырдык. Ә Бөек Җиңү көнендә Илдар улым шушы һәйкәлгә барып чыгып, Хафизның портретын тапшырды, венок куйды, тәрбияләнүчеләре чәчәкләр салды. Бу инде авылдашыбызның каһарманлыгына 80 ел тулу сәбәпле, үзенә күрә бер истәлекле бүләккә тиң булган тарихи вакыйга.

Әхмәт СӘИТБАТДАЛОВ.

Мәскәү-Өчкүл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*