Татарстан Язучылар берлеге «Гомер чалымнары» әдәби очрашулар циклын Марат Кәбиров белән дәвам итте. Кичә бүген Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.
Марат Кәбиров үзенең 18 яшеннән башлап төрле чорда язылган шигырьләрен укыды. Үзенең балачак хатирәләрен яңартты, Казанга килү тарихын искә алды.
Язучылар каләмдәшләренең иҗаты һәм тормышы буенча сораулар бирделәр.
Кичәне ачып җибәргән Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Марат Кәбировның ябык әдәби конкурста ике номинация буенча җиңүен искәртеп узды.
«Гомер чалымнары» әдәби очрашулар циклыннан беренче кичә Ркаил Зәйдуллага багышланган иде.