tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре узачак
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре узачак

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре узачак

2022 елның 24 феврале һәм 27 февралендә Петербург шәһәренең Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсендә Татар мәдәнияте көннәре уза.

Татарстан республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татар мәдәнияте көннәре программасы билгеле.

Татар мәдәнияте көннәренең ачылышы 24 февральдә Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсендә 13.00 сәгатькә билгеләнгән.

Бу көнне Петербургның татар рәссамнары — Санкт-Петербург һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Санкт-Петербургның акварель осталары җәмгыяте әгъзасы Эльмира Мостафина һәм Рәшит Моратовның эшләреннән торган күргәзмә ачыла.

Бәйрәмдә «Шатлык» татар ансамбле чыгыш ясый. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар халкы тарихы турында китаплар авторы Рәхим Теләшев белән түгәрәк өстәл үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*