tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Геройлар безнең арада
Геройлар безнең арада

Геройлар безнең арада

Тимерьюл районының “Киндяковка” мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм гөрләп узды. Район татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган “Геройлар безнең арада” исемле кичәдә үзләрен аямыйча, чын батырлык үрнәге күрсәтеп, кешеләр гомере өчен көрәшүче ак халатлы һөнәр ияләре – врачлар хөрмәтләнде.

Ульяновск шәһәре башлыгының беренче урынбасары Вадим Андреев бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

“Ковидлы госпитальләрдәге табиблар нәкъ менә сугыш кырында кебек эшлиләр. Гаиләләреннән, балаларыннан аерылып, тәүлекләр буе, ял көннәрсез хезмәт куялар. Шуңа күрә врачларга хөрмәт күрсәтик, аларның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәялик”,- диде ул һәм “РЖД-медицина” хастаханәсе табибы Илдар Камалетдиновка шәһәр башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәге врачлары Ильяс Азизов белән Фәдис Рахимов шәһәр Думасының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин шәһәр һәм район җитәкчеләренең ана телләрен, милли мәдәниятләрне саклап калып үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырулары турында сөйләде. Ул әлеге бәйрәмне оештыру максатында зур тырышлык куйган тынгысыз йөрәкле милләттәшебез – район татар автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитовка олы рәхмәтен ирештерде.

Ә Тимерьюл район администрациясе башлыгы Алексей Онищенко үзешчән сәнгать осталарына мактау сүзләрен җиткерергә ашыкты.

– “Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче иҗат коллективлары барлык чараларда да уңышлы чыгыш ясыйлар, үзләренең җыр-биюләре белән халыкны тормыш мәшәкатьләреннән ял иттерәләр,- диде район җитәкчесе.

Ул “Нур” татар халык театры коллективын (җитәкчесе – Җәмилә Мифтахова), “Забава” рус вокаль ансамблен (җитәкчесе – Любовь Анисимова), “Илем” чуваш ансамблен (җитәкчесе – Александр Чурбанов) һәм кунак сыйфатында чыгыш ясаган үзешчәннәрне – Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамблен Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Дуслык бәйрәмендә рус, татар, чуваш һәм мордва үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов аларга рәхмәт белдерде.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

https://emet73.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*