20 августта Казанда Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган икенче «Итил» фестивале узачак. Быел бәйрәм мәйданчыгы Горький паркында була.
Фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән тәм-томнар, балалар өчен мастер-класслар, бию перформанслары һәм фолк-музыкантларның чыгышлары оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
«Итил» рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мариларны – борынгы заманда Итил дип аталган Идел елгасы ярында яшәүче төрле халыкларның вәкилләрен берләштерәчәк. Музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр иҗат аша казанлыларны халыклар тарихы һәм ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән таныштырачак», ди оештыручылар..
Фестивальнең хедлайнерлары һәм тулырак программасы соңрак анонсланачак. «Итил» 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.